В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Сафиуллина» полиция бүлегендә җинаять эше кузгатылган
Татарстан башкаласында яшәүче 38 яшьлек хатын мошенникларга 190 мең сум акча биргән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Зыян күрүче сүзләренчә, аңа ир-ат шалтыраткан һәм аны саклап калу сылтавы белән акча күчерергә күндергән. Хатын-кыз банкта кредит рәсмиләштергән һәм аны курьерга тапшыру өчен кирәкле сумманы счетыннан алган. Берникадәр вакыттан соң ул хатын-кыз үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлый һәм гариза белән «Сафиуллина» полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә.
Оператив-эзләү чаралары барышында хокук саклау органнары хезмәткәрләре шикләнелүчене тоткарлаган, ул 17 яшьлек егет булып чыккан.
РФ Җинаять кодексының «Мошенниклык»159 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүче читкә чыгып китмәү һәм тиешле тәртибе турында подписка астында тора.
Идарә тармагында искәртүләренчә, балигъ булмаганнар 14 һәм 16 яшьтән кылган хокук бозулары өчен административ һәм җинаять җаваплылыгына тартыла.
Исегезгә төшерәбез, ел башыннан шәһәрдә 4 меңләп мошенниклык һәм банк счетларыннан урлау актлары теркәлгән. Халыкны алдауның иң популяр ысулы булып банк хезмәткәрләре исеменнән шалтыратулар тора. Шулай ук Казанда ЭЭМ хезмәткәрләре элегрәк 35 курьерны тоткарлаган.