В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшсезләргә эшкә урнашуга 67 юллама бирелгән, шул исәптән 35 инвалидка.
Фото: Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче декабрь). Кичә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды, анда Казанда яшәүче 193 кеше булган, шул исәптән 75 инвалид.
Эшсезләргә Казан предприятиеләрендә һәм оешмаларында эш урыннары тәкъдим ителгән, шәһәр буенча мәгълүмат базасында барлыгы 16 меңнән артык вакансия бар, шул исәптән ярминкәдә катнашучы оешмалардан – 1,4 меңнән артык вакансия. Мәшгульлек хезмәте белгечләре казанлыларга хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантияләре, һөнәри белем бирү һәм һөнәри юнәлеш, үзмәшгульлек мәсьәләләре буенча консультация биргән. Теләге булганнар өчен эш эзләү буенча мастер-класс оештырылды, шулай ук Пенсия фонды һәм социаль яклау органнары хезмәткәрләре дә консультацияләр үткәрде.
Ярминкә нәтиҗәләре буенча 28 предприятие һәм оешма вәкилләре эшсезләргә эшкә урнашуга 67 юлама бирде, шул исәптән 35 инвалидка, дип хәбәр итә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.