В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара ТР башкаласында 14-19 нчы майда узачак
Фото: Денис Гордийко
Форум 14-19 нчы майда «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Чарада волонтерлар делегацияләрне каршы алачак, мәгълүмат бирү урыннарында эшләячәк һәм форумны оештыручыларга ярдәм итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, волонтерларны җыю 5 нче февральдә башланды. Шушы вакыт эчендә оештыру комитетына 144 ил вәкилләре мөрәҗәгать иткән, алар арасында Азәрбайҗан, Алжир, Әфганстан, Бангладеш, Болгария, Бөекбритания, Гана, Конго һәм башкалар бар.
«Без кандидатлар белән җентекле әңгәмәләр үткәрәбез, аларның җитәрлек тәҗрибәгә һәм нәтиҗәле аралашу күнекмәләренә ия булуларын, чит телләрне ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерәбез, шуннан соң гына командага сайлап алу турында карар кабул итәбез», – дип сөйләде «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы генераль директоры урынбасары Александр Карпов.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумы Татарстан башкаласында 2009 елдан бирле үткәрелә. Әлеге чара Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту өчен мәйданчык булып хезмәт итә. РФ президенты указы белән 2023 елдан форум федераль статуска ия булды. Чараның оештыру комитетын илнең вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкли.