В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вакцинация муниципаль һәм шәхси транспорт предприятиеләрендә уза.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). Казанда коронавирустан 2 меңгә якын җәмәгать транспорты хезмәткәре прививка ясаткан. Беренчеләрдән кондуктор һәм машина йөртүчеләр вакцинация ясарга дигән карар кабул итте.
Хәзерге вакытта COVID-19-дан иң прививка ясаткан хезмәткәрләр «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә, биредә 1239 хезмәткәр вакцинация узган. Прививка кампаниясе предприятиенең үзендә оештырылган. Хәзер хезмәткәрләрне вакцинацияләү яшәү урыны буенча поликлиникаларда дәвам итә.
Прививка ясатучылар саны буенча икенче урында – «2-нче номерлы ПАТП» МУП. Предприятиедә вакцинация көн саен дәвам итә, аны 18-нче номерлы шәһәр хастаханәсе табиблары уздыра. Әгәр хезмәткәрләрдә сораулар туса, видеоэлемтә буенча җавапларны эпидемиолог бирә.
Өченче урынны «ПАТП №4» МУП алып тора. Хезмәткәрләрне вакцинацияләү автотранспорт предприятиесенең үз фельдшерлык пункты базасында табиб каравыннан соң үткәрелә. Хәзер COVID-19-дан прививка ясатырга карар кылган хезмәткәрләрнең яңа исемлекләре формалаша, ә май аенда табиблар хезмәткәрләргә прививка ясау өчен чираттагы тапкыр предприятиегә киләчәк.
Вакцинация шәхси автотранспорт предприятиеләрендә дә уза, анда йөз хезмәткәрдән артык прививка ясаткан, дип хәбәр иттеләр Транспорт буенча комитетта.