В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ревизорлар 2915 берәмлек җәмәгать транспортын тикшерде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). Бер атна эчендә ревизорлар һәм конукторлар Казанның җәмәгать транспортында битлексез 1905 пассажирны ачыклаган. Трамвайлар, троллейбуслар һәм метро станцияләрендә профилактик рейдлар 15-нче марттан 22-нче мартка кадәр үтте.
Барлыгы 88 контроль ноктада 2915 күчмә состав каралды. Барлык пассажирлар да кисәтүдән соң битлекләрен кигән.
икшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырды.
Профилактик рейдлар дәвам итә, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.
Исегезгә төшерәбез, 8-нче марттан 15-нче мартка кадәр Казан җәмәгать транспортында 1685 пассажир ачыкланган.