29-нчы марттан 5-нче апрельгә кадәр күчмә составның 2813 берәмлеге тикшерелде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). Казанда бер атнада, 29-нчы марттан 5-нче апрельгә кадәр, 1864 пассажир ачыкланган. Тикшерүләр автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узган. Кисәтү ясаганнан соң барлык пассажирлар да битлекләрен кигән.
Барлыгы 2813 җәмәгать транспорты тикшерелгән. Казан транспорт комитеты хезмәткәрләре «Пассажирлар йөртүне оештыручы» муниципаль казна учреждениесенең контроль-ревизия хезмәтләре һәм транспорт предприятиеләре белән берлектә 86 контроль ноктада тикшерү үткәрде. Пассажирларның җәмәгать транспортында Роспотребнадзор таләпләрен үтәүне кондукторлар контрольдә тотуны дәвам итә.
Профилактик рейдлар дәвам итә, дип билгеләп үтелә Казанның транспорт сайтында.