Казанда Серов урамындагы территорияне яшелләндерә башладылар. Булачак бульварда җәяүлеләр юлы буйлап 175 агач, 2476 куак һәм 13 мең 99 күпьеллык үсемлек утыртылачак. Яшел утыртмалар өчен уңдырышлы җир әзерләгәннәр, аннары алар тирәсендә кара туфрактан чокырчыклар ясаганнар, ә эчкә агач йомычкасы салганнар.
Яшелләндерү буенча белгечләр питомникларда утырту материалларын җентекләп сайлап алдылар. Төр составы территориядәге туфрак суларының югары дәрәҗәдә булуын исәпкә алып билгеләнде. Биредә каен, кызыл һәм ак шомырт, өрәңге, миләш, канәфер, берничә төр спирея, артыш һәм тагын 17 төр күпьеллык (бөтнек, ала миләүшә һ.б.) утырталар.
Хәзер, үсемлекләр үсеп китсен өчен, эшчеләр көн саен агачларга һәм куакларга су сибәләр, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Исегезгә төшерәбез, Серов урамындагы бульвар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тулысынча
җайлаштырылачак. Территориядә 12 гамәли зона – балалар мәйданчыклары, спорт мәйданчыклары һәм сизү органнарын стимуллаштыру өчен урыннар каралган. Беренче чираттагы эшләрне август ахырында тәмамлау планлаштырыла.