В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң популяр эчке юнәлеш – Мәскәү, халыкара Анталия булган
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче август). Агымдагы елның алты аенда Казан аэропорты 2 294 239 пассажир ташыган, шул исәптән эчке юнәлешләрдә – 1 706 395 кеше һәм халыкара юнәлешләрдә – 587 844 кеше.
Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча ил эчендә очышлар күбрәк Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, Сочига, Минераль Суларга һәм Новосибирскига башкарылган. Халыкара рейслар арасында популяр юнәлешләр Анталия, Истанбул, Дубай, Дүшәнбе һәм Хургада булды, дип хәбәр иттеләр KZN.RU порталына Казан аэропортының матбугат хезмәтендә.
2022 елда аэропорт хезмәтләреннән 4 018 мең пассажир файдаланган. Бу чорда 18 770 очыш башкарылган. Аларның дүрттән өч өлеше эчке авиарейсларга туры килгән.