В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мондый мөмкинлеккә 15 ел хезмәт стажы булган күп балалы аналар ия
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче сентябрь). Татарстанның 17 меңгә якын күп балалы анасы вакытыннан алда пенсиягә чыкты.
Мондый мөмкинлек биш һәм аннан да күбрәк балалы хатын-кызларда бар. Алар пенсиягә 50 яшьтә чыгарга хокуклы. Дүрт һәм өч бала аналары 56 һәм 57 яшьтә пенсиягә чыга ала.
Моның өчен 15 ел хезмәт стажы һәм 23,4 пенсия коэффициенты булырга тиеш. Шулай ук таләпләр арасында балаларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү яки уллыкка алуны юкка чыгару факты булмау бар.
Стажны һәм пенсия коэффициентлары санын дәүләт хезмәтләре порталында тикшерергә мөмкин, дип искәртә Татарстан буенча Социаль фонд бүлекчәсенең матбугат хезмәте.