В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 795 махсус техника берәмлеге катнашкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 15 мең 898 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 672 юл хезмәте эшчесе һәм 795 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 89 катнаш юл машинасы, 66 "Бошунг, 16 кар төягеч, 119 щеткалы трактор, 28 грейдер, 106 фронталь төягеч, 54 "Барсик", 286 самосвал һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 98 тонна бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 4 тонна реагент һәм 94 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Бүген көндез, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарын кардан чистарту эшендә 593 юл хезмәте эшчесе һәм 384 махсус техника берәмлеге катнашачак.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 579,7 мең тоннадан артык кар чыгарылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.