Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.04.2020, 13:43

Казанның 15 меңгә якын мохтаҗ гаиләсе республикадан азык-төлек ярдәме алачак

Азык-төлек җыелмалары ике ай дәвамында ике атнага бер тапкыр биреләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин уздырган коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча шәһәр штабында мохтаҗ халыкка ярдәм күрсәтү турында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның карарын үтәү турында фикер алыштылар. Ярдәм азык-төлек җыелмалары рәвешендә күрсәтеләчәк, алар ике ай дәвамында ике атнага бер тапкыр биреләчәк. Азык-төлек җыелмасы карабодай ярмасы, борчак, солы, бодай оны, токмач, көнбагыш мае, шикәр комы, тушенка, чәй, вафли, шоколадны үз эченә ала. Азык-төлекне бирү якын көннәрдә башланачак.

Президент исемлеккә килеп туган хәлдә зыян күргән һәм башка чыганаклардан ярдәм ала алмаган гаиләләрне дә кертте. Мондый категорияләргә керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнар; ата-ана алимент түләүдән читләшә торган яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләрдәге балалар; җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, үз составында 8 яшьтән өлкәнрәк балалары булган гаиләләрдәге балалар; социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр; опека һәм попечительлек буенча бурычлары түләүсез нигездә башкарыла торган гаиләләр; ата-аналары кризистан зыян күргән өлкәләрдә үзмәшгульләр яисә индивидуаль эшкуарлар булган балалар керә.

Казанда 14967 шундый гаилә исәпләнә.

Беренче биш категориядәге гаиләләр исемлеге Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары нигезендә төзелде һәм расланды. Хәзерге вакытта мохтаҗларның алтынчы категориясе буенча исемлекләрне Казан районнары администрацияләре төгәлләштерә. Шуңа бәйле рәвештә кризистан зыян күргән өлкәләрдә эшләүче үзмәшгульләрдән һәм шәхси эшкуарлардан район администрацияләренә түбәндәге телефоннар буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар:

+7(843)519-34-47 - Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары;

+7(843)264-3141 - Вахитов һәм Идел буе районнары;

+7(843)557-76-10 - Киров һәм Мәскәү районнары;

+7(843)272-35-03 - Совет районы.

Барлык яңалыклар