В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Югары уку йорты абитуриентлардан барлыгы 13,5 мең гариза кабул иткән
Фото: Денис Гордийко
Уртача алганда, бер бюджет урынына 18 абитуриент дәгъва итә. Түләүле белем бирү хезмәтләре килешүләре буенча – бер урынга 7 кеше. «Медицина биохимиясе» (бер урынга 51 гариза), «Стоматология» (бер урынга 40 гариза) юнәлешләре абитуриентлар арасында аеруча популяр, лидерлар өчлеген «Педиатрия» бүлеге тәмамлый (бер урынга 17,5 гариза), дип җиткерделәр КДМУның матбугат хезмәтендә.
Казан югары уку йортына Россиянең 38 төбәгеннән абитуриентлар, шулай ук 944 чит ил кешесе гариза биргән.