1514 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган
Узган ел Казан территориясендә 1277 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 1514 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, аларның өчесе куркынычсызлык каешлары белән эләктерелмәгән. Юл-транспорт һәлакәтендә шулай ук 38 катнашучы һәлак булган.
Куркынычсызлык каешын эләктермәгән машина йөртүчеләр һәм пассажирлар, шулай ук мотошлемсыз мотоцикл яки мопед белән идарә итүче гражданнар РФ КоАП 12.6 маддәсе буенча 1 мең сум күләмендә штрафка тартылачак.
Шәһәрдә «Куркынычсызлык каешы» оператив-профилактик чарасы эшли, ул 19 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Максаты – административ хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтү.
Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре статистикасы буенча, каешлар машина йөртүче һәм алгы утыргычтагы пассажир өчен юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәтләр алу ихтималын – 50% ка, ә арткы утыргыч пассажирлары өчен – 25% ка киметә. Автомобильне аударганда куркынычсызлык каешын эләктергән килеш булган кеше биш тапкыр исән калу өметен арттыра, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.