В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәхетсезлек очракларына табиблар 815 тапкыр чыккан.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май). Үткән атнада, 3-нче майдан 9-нчы майга кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7436 чакыру үтәгән, шул исәптән 1196 чакыру җәмәгать урыннарыннан килгән.
Иң күп чакыру, 6545, төрле авырулар уңаеннан башкарылган. Шуларның 151-е баш миенең кан әйләнеше бозылуы, ә 39-ы миокард инфарктлары сәбәпле. Бала табу очракларына табиблар 76 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына медикларны 726 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 33 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыныннан килгән. Аварияләрдә 34 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 18 зыян күрүчене китергәннәр. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 10 чакыруны янгын урыннарга үтәгән, аларда бер кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.