Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.05.2022, 12:28

Почтальоннар 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга бирелә торган яңа түләүләрне өйләргә китереп бирәчәк

Пособиеләр алу өчен гаризалар кабул итү май аеннан башланды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче май). 2022 елның 1 нче маеннан түбән керемле гаиләләр 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен яңа социаль түләүләр алуга дәгъва итә алалар. Түләүләр хупланган кешеләр аларны өйдән чыкмыйча гына ала алачак – акчаны почтальоннар китереп бирәчәк.

Айлык акчалата түләү өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы, КФҮ яки Пенсия фонды аша бирергә мөмкин. Өйдә акча алу өчен гаризада «Өйгә китереп бирү» дигән тамга белән түләүне почта аша алу ысулын күрсәтергә кирәк. Бу хезмәт бушлай һәм ул банкоматлардан файдалану мөмкинлеге булмаган авыл җирендә яшәүче кешеләр өчен аеруча актуаль.

Почтальоннар өйгә башка социаль пособиеләр һәм түләүләр дә китерәләр, алар арасында – пенсионерларга юл йөрү өчен акчалата компенсация, балаларга каралган айлык пособие, пенсияләр һәм башкалар. Татарстанда «Россия Почтасы» клиентларының 98% тан артыгы пенсияләрне һәм социаль түләүләрне почтальоннар ярдәмендә өйләрендә алуны өстен күрә, калганнары түләүләрне бүлекләргә мөрәҗәгать итеп ала.

Өйдә хезмәт күрсәткәндә башка хезмәтләрне дә алырга мөмкин. Шулай итеп, мобиль почта-касса терминалы ярдәмендә почтальон коммуналь хезмәтләр, элемтә хезмәтләре, салымнар, ЮХИДИ штрафлары, кредитлар, дәүләт пошлиналары өчен түләү ала ала, шулай ук страховка һәм вакытлы матбугатка язылу рәсмиләштерергә мөмкин.

Яшәү урыны буенча пенсия һәм социаль түләүләр алу өчен Пенсия фондының территориаль органына тиешле гариза язарга кирәк. Моның өчен банк счетын ачу таләп ителми – почтальоннар түләү өчен документлар белән бергә пособиене кәгазь акчалар белән алып килә. Адрес алышынган очракта, алучыга Пенсия фондының территориаль бүлегенә факттагы яшәү урыны күрсәтелгән хәбәр хаты җибәрү дә җитә. Гариза бланкын тутыруда почтальон яки почта бүлеге башлыгы ярдәм итә ала, Пенсия фондына мондый документ заказлы хат белән җибәрелә, дип хәбәр итә «Россия почтасы» матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар