31-нче декабрьдән 7-нче гыйнварга кадәр бүлекләр үзгәргән график буенча эшләячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь). «Россия почтасы» бүлекчәләре Казанда Яңа ел каникулларында үзгәргән расписание буенча эшләячәк. Пенсияләр һәм пособиеләр РФ Пенсия фондының төбәк бүлекчәләре белән килештерелгән график буенча китереләчәк.
31-нче декабрь көнне почта бүлекчәләре якшәмбе графигы буенча эшләячәк. 1, 2-нче һәм 7-нче гыйнвар ял көннәре дип игълан ителде, почта хезмәткәрләре почта аша җибәрелгән хатларны һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак.
Әмма 3, 4, 5, 6, 8-нче һәм 9-нчы гыйнвар көннәрендә барлык почта бүлекчәләре гадәти расписание буенча эшләячәк.
Конкрет бүлекнең актуаль эш графигын сайт аша һәм «Россия почтасы» АҖ мобиль кушымтасында ачыкларга мөмкин, дип хәбәр иттеләр компаниянең матбугат хезмәтендә.