Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында Казанның 460тан артык укучысы җиңүче булды
Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында Казанның 460тан артык укучысы җиңүче һәм призер булды. Алар укыту программасының 11 предметы буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Хәзерге вакытта астрономия, җәмгыять белеме, информатика, химия, рус, кытай, итальян, немец һәм испан телләре, сәнгать һәм физика буенча акыл ярышлары тәмамланган. Тиздән математика һәм биология буенча узган олимпиадаларның нәтиҗәләре билгеле булачак.

Ә менә хокук, тарих, француз һәм инглиз телләре, география, физкультура, әдәбият, хезмәт, экология, ватанны саклау һәм иминлек нигезләре, икътисад буенча сынаулар алда әле.

Узган ел төбәк этабында 988 укучы җиңүче һәм призер булды, дип хәбәр иттеләр шәһәр мәгариф идарәсеннән.

2025-02-06T15:17:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.