Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.04.2025, 16:48

«Зур тәнәфес – 2025» фестиваленең җиңүчеләре булып 116 нчы һәм 186 нчы лицейлар танылды

Финалда шәһәрнең 5 мең укучысы катнашты

«Зур тәнәфес – 2025» фестиваленең җиңүчеләре булып Вахитов районының 116 нчы һәм Идел Буе районының 186 нчы лицей укучылары танылды. Кичә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган гала-концертта балаларга бер миллион сум күләмендә сертификатлар шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова тапшырды.

Быел фестиваль Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана. Төп мәктәп иҗади конкурсының финалында Казанның 24 мәгариф учреждениесеннән 5 мең бала катнашты. 1-11 сыйныф укучылары «Без – Казан балалары, без – бөек ил балалары» дигән темага бию һәм музыка номерлары әзерләделәр.

Зур төркемдә беренче урынга һәм 1 млн сумлык сертификатка 186 нчы лицей ия булды. Икенче урынны һәм 500 мең сумлык сертификатны 183 нче лицей алды. Өченче урынга 33 нче гимназия лаек булды, укучыларга 350 мең сум акча тапшырылды. 102 нче һәм 180 нче гимназияләр, 177 нче лицей лауреатлар булдылар, аларга 200 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелде.

Кече төркемдә беренче урынга һәм бер миллион сумлык сертификатка 116 нчы лицей ия булды. Икенче урын һәм 500 мең сум күләмендә сертификат гимназиягә – 34 нче мәктәпкә, өченче урын һәм 350 мең сум күләмендә сертификат 72 нче мәктәпкә бирелде.

Музыкаль юнәлештә 34 нче татар-рус мәктәбенең «Экспромт» халык уен кораллары ансамбле гран-при алды, бию юнәлешендә – 186 нчы лицейның «Юла» балалар хореография студиясенең «Гнезда» әдәби-хореографик композициясе, театр юнәлешендә – 180 нче мәктәпнең актерлар составы, оригиналь жанрда иң яхшылар исеменә 183 нче гимназиянең «Фантазия» хореография төркеме лаек булды.

Исегезгә төшерәбез, узган ел беренче урынны һәм бер миллион сум күләмендә сертификатларны Киров районының 15 нче гимназиясе һәм шәһәрнең Вахитов районының 39 нчы мәктәбе отты. Җиңүчеләрне һәм бүләкләнүчеләрне Казан мэры Илсур Метшин котлады.
Барлык яңалыклар