Казанда яшәүче хатын-кызлар үзләренең казанышлары турында сөйләделәр һәм сөйкемлелек серләре белән уртаклаштылар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче март, Алинә Бережная). Ягымлы, әмма көчле, тиз хәтере калучан, әмма шул ук вакытта үз-үзләренә ышанган, ягымлы һәм шул ук вакытта кырыс... Бүген бөтен ил Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтә. Традиция буенча 8 мартта хатын-кызлар ир-ат игътибарында коена, күңелгә ятышлы бүләкләр ала һәм чәчәкләргә сөенә. Бәйрәм алдыннан «Ел хатын-кызы. Бәйрәм алдыннан «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләр үзләренең уңышлары турында сөйләделәр һәм сөйкемлелек серләре белән уртаклаштылар.
Марина Варламова, 39 яшь – «Хатын-кыз – ана» номинациясендә җиңүче, филолог, фәннәр кандидаты, Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты доценты:
Мин алты баланың әнисе: Дарьяга – 14 яшь, Захарга – 12 яшь, Макарга – 8 яшь, Егорга – 6 яшь, Федорга – 2 яшь, Прохорга әле ике ай да юк. Дөресен генә әйткәндә, мин күп балалы әни булырга планлаштырмадым, ләкин язмыш безгә балаларны бүләк итте икән, димәк шулай булсын. Курку юк иде, бөтен нәрсәдә миңа ирем һәм әни ярдәм итә, өлкән балалар да мөстәкыйль диярлек. Иң мөһиме, миңа калса, гаиләнең үз режимы булсын – бу тәрбиядә бик ярдәм итә.
Аналыктан тыш, мин укытучылык эшчәнлеге белән шөгыльләнәм. Декретка кадәр эш күп вакытны ала иде. Миңа һәрвакыт балаларның мине компьютер артында күрмәве мөһим иде, шуңа күрә, әгәр эшне өйгә алып кайтсам, вакытны көндез гаилә белән үткәрү өчен аны төнлә башкарырга тырыштым.
Миңа калса, бүген хатын-кызлар карьера, бизнеска бик күп вакыт бирә һәм гаиләгә азрак вакыт кала. Минемчә, бу дөрес түгел, балалар күп игътибар, мәхәббәт һәм иркәләүгә мохтаҗ. Минем өчен үрнәк – минем әби. Ул зирәк, юаш, сабыр, минем карашка, чын хатын-кыз нәкъ менә шушы сыйфатларга ия булырга тиеш.
Лилия Низамиева, 47 яшь – «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңүче, Татарстанның атказанган артисткасы:
Мин студентларга һәрвакыт әйтәм, артист өчен барыннан да элек рухилык мөһим, шул ук вакытта үзеңдә эчкерсекзлекне,ачык булуны, ихласлыкны, хисләр белән тулган булуны саклап калырга кирәк. Мин сәхнәдә генә түгел, тормышта да шундый булырга тырышам. Хатын-кыз динле, хисле, ягымлы, кызыклы булырга, даими үсәргә тиеш.
Артист өчен илһам зур роль уйный, мин аны кешеләр белән аралашканда алам. Гомумән, иҗади процесс мавыктыргыч, бу вакытта халәтне тасвирлап булмый. Идеяне эзләү кыенлыклары аша үз һөнәреңә яңа офыклар ачарга мөмкин, һәм бу минем өчен кыйммәтле.
Дина Лаврикова, 41 яшь – «Хатын-кыз – бизнес-леди» номинациясендә җиңүче, «Нэфис Косметикс» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры:
Нәрсә белән генә шөгыльләнсәм дә, миңа һәрвакыт соңгы нәтиҗә мөһим. Мин үз эшемне яратам, мөгаен, шуңа күрә карьерамда уңышлар ясадым һәм һөнәри үсешнең барлык этапларын уздым. Хәзер мин зур штат белән җитәкчелек итәм. Чын җитәкче үз кул астындагыларны яратучы һәм хөрмәт итүче лидер булырга тиеш.
Гаилә – минем төп ярдәмем һәм таянычым. Мин өч бала әнисе һәм күркәм ирнең хатыны. Гаилә миңа һәрнәрсәдә ярдәм итә, һәрберебезнең үз бурычлары бар – көнкүрештә шулай җиңелрәк.
Бүген хатын-кызның стереотиплары булырга тиеш түгел, шул ук вакытта гармонияле булырга һәм рәхәтлек китерә торган эш белән шөгыльләнергә тиеш.
Камилә Әхмәтгалиева, 37 яшь – «Хатын-кыз – бизнес-леди» номинациясендә җиңүче, «Алан+» ҖЧҖ директоры, «Новинка» рестораны идарәчесе:
Дусларым миннән еш кына: «Камилә, сиңа бу кадәр энергия каян килә?» – дип сорыйлар (көлә). Ә мин хәрәкәтсез яши алмыйм, тормыштан барысын да мөмкин кадәр күбрәк алырга тырышам. Минем уңышым шунда ки, мин тәвәккәлли алам. Дөресен әйткәндә, авантюраларга мәхәббәт миңа үз бизнесымны ачарга ярдәм итте.
Минем төп мотиватор – мин үскән гаилә һәм мин тудырган гаилә. Әти-әни мине төп әхлакый принципларны сакларга өйрәтте, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләде. Пандемия чорында мин кешеләр проблемаларыннан читтә кала алмадым һәм тәүлек буе ял итмичә, гаиләләрдән аерылып торган йогышлы хастаханә табибларына ярдәм итә башладым, кызыл зонада эшләдем. Аларга түләүсез нигездә көн саен өч тапкыр ашату оештырылды.
Минем үзләрен карьерага багышлаган танышларым бар, әмма 30 яшьтән соң алар күңелләрендә бушлык сизәләр, баштанаяк гаиләгә бирелгән кешеләр бар, шулай ук үзләрен мәхрүм итеп хис итәләр. Мин гармониядә булуыма, эшемне дә, гаилә тормышын да берләштерүемә шатмын.
Хатын-кыз булу – зур бүләк ул, нәфис табигатьле ныклык та, йомшаклык та булырга тиеш. Шулай ук үз-үзеңә ышанган, мавыккан булырга кирәк, күзләр һәрвакыт янып торсын, эштә көчле, ихтыярлы, урыны-урыны белән каты булырга, ә менә өйдә киресенчә – йомшак, ягымлы булырга кирәк. Ә хатын-кызның эше күпме – эшләргә дә кирәк, гаиләгә игътибарны да бирергә кирәк, матурлык салонына да кереп чыгарга, йоклар алдыннан китап укырга да...Тышкы яктан гына матур түгел, эчтән дә матур булу мөһим. Замана хатын-кызы һәрвакыт үзгәрергә әзер, ул тәвәккәлләүдән курыкмый.
Ольга Багданова, 53 яшь – «Хатын-кыз лидер» номинациясендә җиңүче, 7-нче номерлы шәһәр поликлиникасы баш табибы:
Поликлиникада 1997 елдан эшли башладым, башта дәвалау бүлеге буенча урынбасар, ә соңгы алты елда баш табиб вазифасын башкарам. Минемчә, җитәкче үз энергиясен таратырга, актив булырга, стандарт булмаган карарлар тәкъдим итәргә тиеш. Мин үз хезмәткәрләремә һәрвакыт әйтәм, оешмада «сазлык синдромы» булганда, анда бернинди яңалык та булмый, эшләргә кызык булмый, коллективта таркалу башлана һәм, әлбәттә, болар барысы да пациентларда чагыла.
Мин барлык тәҗрибәләрдә стандарт булмаган карарлар өчен. Мәсәлән, узган елның июнендә, коронавирусның кабыну чорында, без беренчеләрдән булып COVID-19 белән авырганнар өчен тернәкләндерү программасын оештырдык – Кабан яр буенда сулыш алу гимнастикасы буенча дәресләр уздырдык.
Безнең башлангычларны Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков билгеләп үтте, еллык җыелышта ул болай диде: «Без пациентлар стационарларга агылган көннәрне төннәр белән йокламыйбыз, ә сез инде гимнастика ясыйсыз». Минем өчен бу бик кыйммәтле сүзләр иде.
Бүгенге шартларда хатын-кыз стресска чыдамлы, сыгылмалы булырга, уңай хисләрне югалтмаска тиеш – бары тик шулай гына нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.
Татьяна Крупнова, 51 ел – «Хатын-кыз – ел үрнәге» номинациясендә җиңүче, «Таур Центр» ҖЧҖ («Сөләйман Палас» кунакханәсе) директоры:
Мин үз эшемне бик яратам, миңа кунакханәдә яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар булдыру һәм кунакларны гаҗәпләндерү өчен ниндидер яңалык уйлап табу ошый. Узган ел туристлык тармагы өчен чын сынау булды, ләкин мин кулларымны төшерә алмадым. Үз өлешемне кертәсе, табибларга булышасы һәм читтә каласы килмәде. Әйтик, апрельдән июньгә кадәр кунакханәдә түләүсез нигездә «кызыл зонада» эшләүче Республика клиник хастаханәсе медицина хезмәткәрләренең яшәү һәм өч тапкыр туклануы оештырылды. Шул ук вакытта без кунакханәдә ул вакытта яшәгән кунакларның куркынычсыз булуын тәэмин итәргә тиеш идек.
Барлык башлангычларда мине ирем һәм ике балам, шулай ук оныгым хуплый. Аларны бик яратам.
Минем һәрвакыт камиллеккә омтыласым килә, алга гына барасым һәм җиңүләргә ирешәсем килә, ә бу хатын-кыз бәхетле булганда гына мөмкин.
Фидания Алтынбаева, 56 яшь – «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә җиңүче, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсендә дефектоскопист:
Заводта мин 1982 елдан бирле эшлим, училищены тәмамлаганнан соң килдем. Профессия бик кызыклы – җитештерү брагын ачыклау, дефектлар эзләү. Мин пенсия яшендә инде, ирем миңа эштән китәргә куша, ә мин киресенчә үз коллективыма йөгерәм, көч күп, һәм мин эштән ничек итеп китәм инде – яраткан заводымда инде күпме ел. Узган елда минем куллар аша 15 меңнән артык деталь узды – 2019 елга караганда өчтән бергә күбрәк.
Мин бик бәхетле хатын-кыз – гаиләдә гармония, эштә дә барысы да яхшы, миңа бәхет елмайды дип саныйм. Гаилә, гомумән, хатын-кызлар өчен – зур ярдәм һәм таяныч.
Рәмзия Кыямова, 58 яшь – «Хатын-кыз –галим» номинациясендә җиңүче, биология фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология институты кафедрасы мөдире:
Берничә ел элек антитәнчекләр өчен молекуляр мишень табу бәхетенә ирештем, алар нигезендә бүген яичникның яман шешен һәм үпкәнең яман шешен дәвалау өчен шешкә каршы препаратлар эшләнгән. Быел клиник сынауларның беренче стадиясе тәмамланды. Мин ул вакытта кичергән канәгатьлек һәм шатлык хисләрен берни белән дә чагыштырып булмый, чөнки мин бу ачышның практик медицина өчен мөһим булуын аңладым. Фундаменталь фән белән шөгыльләнгәндә, иртәме-соңмы бу практикага үсә һәм гамәли әһәмият ала.
Миңа катлаулы бурычларны хәл итү ошый, мөгаен, шуңа күрә мин үз тормышымны фәнгә багышлаганмындыр. Үз эшемнән ләззәт алам, бурычлар кую, экспериментлар планлаштыру, нәтиҗәләрне күрү һәм алга таба яңа казанышларга таба хәрәкәт итү ошый. Фәннең максаты – кешеләргә ярдәм итү, медицинаны нәтиҗәлерәк итү.
Буш вакытымда мин спорт белән шөгыльләнәм, актив яшәү рәвеше алып барам, гаилә, дуслар, табигатьтә ял итәргә яратам, тарих һәм психология белән кызыксынам.
Миңа калса, хатын-кыз бүген төрле булырга тиеш, барысын да өлгерергә – эш буенча да, өйдә дә. Ул гармонияле булырга тиеш – барлык өлкәләрдә дә үсәргә тиеш, карьера булсынмы ул, шәхси тормышмы, хоббимы. Шулай ук хатын-кызга үз-үзенә ышанырга, кыенлыклардан курыкмаска, бары тик алга гына хәрәкәт итәргә кирәк.
Ирина Царева, 50 ел – «Махсус танылу» номинациясендә җиңүче, В.И.Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсе радиоэлектрон аппаратурасы һәм приборлары монтажчысы:
Мин белгечлегем буенча 18 ел эшлим, моны үземнең бурычым дип саныйм. Казанышлар арасында – «Мастер-КРЭТ/2019» монтажчылары арасында һөнәри осталык буенча беренче корпоратив чемпионатта көмеш медаль.
Ә узган ел мин Урал приборлар төзү заводына командировкага җибәрелгән идем, анда ялларсыз биш ай дәвамында авыр хәлдәге коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен кирәкле үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары чыгаруда ярдәм иттем.
Мин сәламәт яшәү рәвеше алып барам, «Яшел фитнес» дәресләренә йөрим, телевизор да карамыйм, күбрәк китаплар укыйм. Гомумән, мин үземә ничек ошый, шулай яшим, тискәрелеккә игътибар итмим һәм беркемне беркайчан да сөйләмим. Тормыш бер генә, һәм мин аны үз рәхәтемә яшәргә телим.
Алла Копач, 82 яшь – «Өченче яшь героинясы» номинациясендә җиңүче, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының –Казан КАИ очу аппаратлары җитештерү кафедрасының әйдәп баручы инженеры :
Мин яраткан университетта 60 елга якын эшлим. Элегрәк мин детальләрне ультратавышлы чистарту өчен җайланмалар эшләү белән шөгыльләндем, алар Мәскәү, Омск һәм Екатеринбургның эре предприятиеләрендә кертелгән иде.
Университетта мин актив җәмәгать эше алып барам, ветераннар советы рәисе урынбасары вазифасын башкарам һәм күп еллар төркемнәрдә куратор булып торам.
Мин тормышны бик яратам, һәр мизгелнең кадерен беләм, әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрәм һәм үз студентларымны моңа чакырам. Шулай ук спорт турында да онытмыйм –бассейнга йөрим, ә җәй көне Кырымга ял итәргә йөрим.
Яшькә карамастан, хатын-кыз үз-үзен артыннан карарга, игътибарлы булырга, теләсә нинди ситуацияләрдә яхшы күренергә, вакыт белән бергә атларга һәм тормыш белән ләззәтләнүдән туктамаска тиеш, чөнки ул шундый матур.