8 нче февральдә Rose Noire командасы лазертаг буенча шоу-матчта Dota 2 турниры җиңүчесе белән очрашачак.
Фото: vk.com/gamesofuture
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче февраль). Россиядән Rose Noire командасы Mobile Legends: Bang Bang уеннары ярышларында беренче урынны алды, алар Казанда өченче «Фиджитал-уеннар» кысаларында узды. Уеннар компьютер спортының барлык кагыйдәләрен үтәп уза. Бүген аларга лазертаг буенча шоу-матчта Dota 2 турниры җиңүчесе белән очрашырга туры киләчәк.
«Без башта фаворит идек, барысы да килеп чыкканга бик шатбыз. Сәхнә куркуын җиңдек һәм барысы да уңышлы килеп чыкты. Казанда оештыру дәрәҗәсе - 10 нан 10. Freak Five командасына финал өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Аларның барысы да алда. Көндәшебезнең хәзер кәеф төшенкелеге кичерүен аңлыйм, әмма аларга бары яхшылык кына телим», – диде Rose Noire капитаны Ихраз kupie Нухдуев.
Ихраз kupie Нухдуев билгеләп үткәнчә, аның командасы акрынлап зур сәхнәдә уйнарга күнеккән һәм финалда артык дулкынлану булмаган. Freak Five белән матчның беренче минутлары гына тигез иде, ә аннары Rose Noireда өстенлекне яулап алдылар һәм көндәшенә ситуацияне үзгәртергә мөмкинлек бирмәделәр.
Ярышларны трансляцияләү «Киләчәк уеннары» проекты каналларында, шулай ук «Вконтакте» социаль челтәре мәйданчыкларында һәм сылтама буенча алып барыла, дип хәбәр итә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, фиджитал-спорт Россия Федерациясе территориясендә рәсми спорт төре булды. Киләсе елда Казанда «Киләчәк уеннары» узачак. 16 гибрид дисциплина буенча турнир бөтен дөньядан 2 мең катнашучыны берләштерәчәк.
Казанда өченче «Фиджитал-уеннар» ничек уза, аларга ничек әзерләнергә һәм җиңәргә икәнлеге турында KZN.RU порталына фиджитал-узыш чемпионнары – Ek-ALGA командасы сөйләделәр.