Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.10.2023, 09:05

«Саумы, Казан!» конкурсында җиңүчеләр ТР башкаласында яшәүчеләргә үзләренең иҗатлары турында сөйләячәкләр

Рәссамнар белән Казан Кремленең Гавами урыннарындагы күргәзмәдә танышырга мөмкин булачак

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче октябрь). Казанлыларны «Саумы, Казан!» конкурсында җиңүчеләр белән очрашуга чакыралар. Чарада рәссамнар үз иҗатлары турында сөйләячәкләр, һөнәри серләре белән уртаклашачаклар һәм эшләрен тәкъдим итәчәкләр.

Чакырылган кунаклар арасында Н.Фешин исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы Анна Федорова; Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Н.Фешин һәм Б.Урманче исемендәге премияләр лауреаты Ирина Антонова; Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы Ольга Бердникова һәм башкалар бар. Очрашуның модераторы – конкурсның жюри әгъзасы, Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдинова.

Чара Казан Кремленең Гавами урыннарында «Саумы, Казан!» күргәзмәсендә узачак. Шәһәрлеләрне 25 нче октябрь көнне 15:00 сәгатьтә көтеп калалар, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Исегезгә төшерәбез, конкурс Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан башкаласының заманча образын булдыру һәм рәссамнарның иҗади потенциалын үстерүгә ярдәм итү максатыннан оештырылды. Бәйгедә 18 яшьтән узган республика халкы катнашты. Жюри 200 дән артык эшне бәяләде. Иң яхшы картиналар белән 29 нчы октябрьгә кадәр күргәзмәдә танышырга мөмкин. Шулай ук конкурс нәтиҗәләре буенча катнашучыларның әсәрләре төшерелгән открыткалар чыгару планлаштырыла.

Барлык яңалыклар