Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.06.2021, 15:46

«Күн туп» шәһәр турниры җиңүчеләре Россия җыелма командасы футболчылары автографлары белән туплар алды

Зурлар яшь төркемендә «Ишегалды спорты» дивизионында Советлар районының «Авангард» командасы чемпион булды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь, Камил Гобәйдуллина). Казанда яшь футболчылар арасында «Күн туп» турнирының шәһәр этабы тәмамланды. Зурлар яшь төркемендә «Ишегалды спорты» дивизионында Советлар районының «Авангард» командасы чемпион булды. Финал матчлары бүген «Хезмәт резервлары» стадионында узды.

Хәлиткеч уенда «Авангард» футболчылары белән Яңа Савин районының 179-нчы номерлы гимназиясе командасы очрашты. Матчның нәтиҗәләрен пенальти сериясе хәл итте – Совет районы спортчылары үз көндәшләрен 3:2 исәбе белән отты. Турнир таблицасында өченче урынны Киров районының 70-нче номерлы мәктәп командасы алды.

Шәһәрне республика дәрәҗәсендә тәкъдим итү хокукы өчен өч яшь категориясендә 171 команда: кечкенәләр (2010-2011 еллар), уртанчылар (2008-2009 еллар) һәм зурлар (2006-2007 еллар) көрәште. Бу якынча 3 мең 420 яшь футболчы. «Спорт» дивизионында барлык өч яшь төркемендә дә Вахитов районы Олимпия резервы спорт мәктәбе командасы җиңүче булды.

Ярышларның шәһәр этабына йомгак ясау тантанасында ТР спорт министры Владимир Леонов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, шәһәр футбол федерациясе рәисе Евгений Варакин, «Рубин» футбол клубы ветераны Альберт Фәйзуллин, ТР футбол федерациясе рәисе Александр Гусев, Казанның физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов һәм район администрацияләре башлыклары катнашты.

«Мин барлык катнашучы командаларны инде җиңүчеләр дип саныйм. Ышанам, хәзерге яшь спортчылар киләчәктә безнең илне Россиянең һәм дөньяның иң яхшы стадионнарында тәкъдим итәчәк. Сезгә матур уеннар, ә җанатарларга – бердәм көч биреп торуларын. Шулай ук республика Хөкүмәтенә шәһәрдә булган спорт инфраструктурасы өчен рәхмәт белдерәсем килә», – диде Р.Гафаров. Ул ассызыклаганча, балалар «Күн туп»ның юбилей турнирында катнаштылар – ярышлар инде 55 елдан артык уздырыла.

Александр Гусев сүзләренчә, «Күн туп» яшь футболчыларга спортта үсәргә мөмкинлек бирә. «Без алга таба да бу хәрәкәтне алга сөрәчәкбез. Казанда барысы да югары профессиональ дәрәҗәдә узуына бик шатмын. Барлык катнашучылар да билгеле бер чыныгу, тәҗрибә һәм осталык алдылар. Барлык яшь футболчыларга алга таба һөнәри үсеш телим. Без сезнең арадан да командабызны ныгытачак атаклы футболчыларның үсеп чыгуын телибез», – диде ул.

Җиңү медальләреннән тыш, катнашучыларның кайберләре өстәмә бүләкләр алды. Матчлар нәтиҗәләре буенча иң яхшы капкачы – «Авангард» командасы уенчысы Илсур Сабиров булды, иң яхшы сакчы – 83-нче номерлы лицей командасы уенчысы Кәрим Мисалов, иң яхшы һөҗүмче – 70-нче номерлы мәктәптән уенчы Оскар Ихсанов, ә турнирның иң яхшы уенчысы дип 179-нчы номерлы гимназия командасы футболчысы Әмир Еникеев танылды. Аларга истәлекле статуэткалар, «Рубин» футбол клубыннан бүләкләр һәм футбол буенча Россия җыелма командасының автографлары белән туплар тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, «Күн туп» бөтенроссия турниры – футбол буенча балалар-яшүсмерләр ярышлары. Беренче турнир легендар совет капкачысы Лев Яшин инициативасы белән 1964 елда узды, ләкин аны бер яшь төркемендә генә уздырдылар. Бүгенге көндә ярышлар өч яшь төркемендә уздырыла һәм Россия Федерациясе территориясендә футбол буенча иң массакүләм ярышлар булып тора.

Быел командалар гомуми белем бирү мәктәпләре, яшүсмерләр клублары, яшәү урыннары буенча клублар һәм спорт мәктәпләре базасында оештырылды. Барлык уеннар шәһәрнең заманча муниципаль стадионнарында уза, алар арасында Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежы, «Тасма», «Ракета», «Күн туп», «Хезмәт резервлары» һәм башкалар бар.

Фоторепортаж
Казанда «Күн туп» турнирының шәһәр этабы тәмамланды, 10.06.2021
Видеорепортаж
10.06.2021 14:31
Казанда «Күн туп» турнирының шәһәр этабы тәмамланды, 10.06.2021
Барлык яңалыклар