Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.11.2022, 17:00

«Фиджитал уеннар» җиңүчеләре Россиянең Махсус Олимпиадасының Татарстан бүлегенә 1 млн сум күчерделәр

Алынган акчаларны хәйрия оешмасы махсус мәктәпләрдә футболны үстерүгә юнәлтергә планлаштыра.

Фото: vk.com/gamesofuture

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче ноябрь). «Фиджитал уеннар»да җиңеп чыккан Tamo Junto Бразилия футбол командасы «Россиянең Махсус Олимпиадасы» хәйрия оешмасының Татарстан бүлегенә 1 млн сум күләмендәге үз призын күчерде. Алынган акчаларны бүлек махсус мәктәпләрдә футболны үстерүгә юнәлтергә планлаштыра, дип хәбәр итә «Киләчәк уеннары» турниры матбугат хезмәте.

«Декабрьдә Татарстанның 10 махсус мәктәбе арасында футбол буенча ике көнлек спартакиада узачак. Барлык командаларны да спорт инвентаре җыелмасы һәм экипировка белән җиһазландырачакбыз», – диде Россия Махсус Олимпиадасының Татарстан бүлеге рәисе Лиса Парфенова. Аның сүзләренә караганда, хәйрия оешмасы 5 меңгә якын интеллектуаль үсешләре бозылган спортчыны һәм аларның сәламәт яшьтәшләрен берләштерә.

Моннан тыш, Tamo Junto Казанның 1 нче номерлы интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм «Добрыня» клубыннан сәламәтлекнең интеллектуаль үзенчәлекләре булган спортчылар белән иптәшләрчә матч уйнады. Матчлар «КАИ ОЛИМП» спорт комплексында узды. Уеннарда ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев булды, ул Бразилия спортчыларына рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, беренче «Фиджитал уеннар» сентябрьдә Казанда узды. Tamo Junto фиджитал-футболда көч сынашты. Россия медиалигасы һәм Екатеринбургның New Russian клубы спортчылары аларның көндәшләре булды.

«Фиджитал уеннар»ның икенче сериясе Казанда ноябрь аенда узачак. Ярышларда яңа фиджитал-дисциплиналар булачак: узышлар, көрәш һәм хоккей.

«Фиджитал уеннар» Казанда сынау чаралары кысаларында «Киләчәк уеннары» турниры алдыннан уздырыла. Ул ТР башкаласында 2024 елда узачак. Масштаблы халыкара ярышларны кабул итү хокукы өчен Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Калуга һәм «Сириус» федераль территориясе көрәште. Барлыгы 5 меңнән артык катнашучы көтелә. Фаразлауларга караганда, бөтен дөнья буенча кибер ярышларны 150 миллионга кадәр кеше онлайн тамаша кылачак.

Барлык яңалыклар