В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч трассасын салу эшләре белән бәйле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июль). Казанда вакытлыча Журналистлар урамы буенча автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле күрсәтмә шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
19-нчы июльдән 26-нчы августка кадәр Журналистлар урамы буенча 54-нче номерлы бина янында юл ябылачак.
24-нче июльдән 25-нче июльгә кадәр чикләү Журналистлар һәм Халитов урамнары киселешендә («Вьетнам» сәүдә үзәге ягына автотранспорт хәрәкәте юнәлешендә), шулай ук 48-нче номерның 2-нче корпус бинасы янында гамәлдә булачак.
Бу суүткәргеч трассасын салу эшләре белән бәйле.