В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәбәбе – светофор урнаштыру
Казанның Островский урамындагы ике участокта транспорт хәрәкәте өлешчә ябылачак. Бу светофор урнаштыру белән бәйле.
9 июньнән 15 июльгә кадәр Островский урамындагы 105а номерлы йорт янында һәм 107 номерлы йорт каршында транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.