В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу квартал җылылык челтәрләре төзелеше белән бәйле
Казанда Модель урамында төнгә транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Моның сәбәбе – квартал җылылык челтәрләре төзелеше.
5 апрельдә 21:00 дән 6 апрель, 6:00 гә кадәр Модель урамындагы 4а номерлы йорт районында машина йөрү өлеше тулысынча ябылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турындагы мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.