Казанның Касаткин урамында транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр
Казанның Вахитов районындагы Касаткин урамында транспорт хәрәкәтен ике айга өлешчә чикләячәкләр. Бу суүткәргечне төзекләндерү белән бәйле.

15 июльдән 30 сентябрьгә кадәр Касаткин урамындагы 31/70, 25, 17, 15, 11А номерлы биналар тирәсендәге юлда һәм Театр урамына таба автомобиль хәрәкәте юнәлешендә машина йөрү тыелачак.

27—28 сентябрьдә Касаткин урамындагы 13А йорттан алып Театр урамындагы 13нче йортка кадәрге участокта юлның бер өлеше ябылачак. Бу хакта шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.

2025-07-14T17:03:12+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.