Бу өченче төньяк коллекторны төзекләндерү эшләре белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче апрель). Казанда Чистай урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнгән. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
15 нче августка кадәр транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте өчен 10/8, 12, 14, 16/15, 20/12, 22, 26, 28 нче номерлы йортлар янындагы участок ябык. 30 нчы апрельдән 1 нче майга кадәр хәрәкәт Меридиан урамы, 28 нче номерлы йорт янында чикләнәчәк.
Бу өченче төньяк коллекторны реконструкцияләү эшләре белән бәйле.