Казанда Артем Айдинов урамында транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәтен ике көнгә чикләячәкләр. Бу төзелеш мәйданчыгын вакытлыча киртәләүне урнаштыру белән бәйле.
8 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Артем Айдинов урамындагы фонтанлы сквер янындагы тротуар һәм юлның бер өлеше тулысынча ябылачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.