Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Бу җылылык үткәргеч трассасы төзелеше белән бәйле
Алексей Козин урамында хәрәкәтне бер айдан артыкка чикләячәкләр
Казанның Яңа Савин районында Алексей Козин урамындагы транспорт хәрәкәтен бер айдан артык чикләячәкләр. Сәбәбе — Миллениум күпере янында кунакханә комплексын төзү кысаларында җылылык үткәргеч трассасы төзелеше.

22 августтан 30 сентябрьгә кадәр Фатыйх Әмирхан урамыннан Алексей Козин урамындагы 9 нчы йортка кадәр юл ябылачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.

Исегезгә төшерәбез, кунакханә төзелеше өчен шулай ук Алексей Козин урамындагы икенче өстәмә юл да хәрәкәт өчен мөмкин түгел.

Ремонт эшләренә бәйле рәвештә хәрәкәт чикләүләре турындагы мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.

2024-08-15T13:07:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.