Бу насос станциясе белән суүткәргеч төзүгә бәйле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июль). 14-нче июльдән Казанда 2 нче Тура урамында вакытлыча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле күрсәтмә шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
Чикләүләр 31-нче октябрьгә кадәр 2 нче Тура урамында, Карбышев урамындагы 70-нче, 72-нче, 12а номерлы биналар каршында гамәлдә булачак.
Бу насос станциясе белән суүткәргеч төзүгә бәйле.