Участокта электр кабеле трассасы төзелеше буенча эшләр бара
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче октябрь). Казанда Зинин һәм Лейтенант Шмидт урамнары буенча хәрәкәтне бер айга диярлек чикләгәннәр. Бу электр кабеле трассасын төзү өчен әзерлек эшләре башкару белән бәйле.
9 нчы ноябрьгә кадәр Зинин урамындагы 3, 7 нче йортлар районында, шулай ук Лейтенант Шмидт урамындагы 36/14, 42/9 һәм 46 нчы йортлар янында юл өлеше ябылган.
Ремонт эшләре белән бәйле транспорт хәрәкәте чикләүләре турындагы мәгълүматны махсус бүлектә күзәтеп була.