В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу газүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче ноябрь). Казанда Васильченко, Восстание һәм Коләхмәтов урамнары буенча транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте чикләнәчәк. Бу газүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
26 нчы ноябрьдән 11 нче декабрьгә кадәр Васильченко урамындагы 1в, 7, 63 һәм Восстание урамындагы 100 корп.10 номерлы биналар янында юл өлешчә ябылачак.
11 нче декабрьдән 31 нче декабрьгә кадәр җәяүлеләр хәрәкәте һәм транспорт өчен Восстание урамындагы 80 нче номерлы бина янындагы участок ябылачак. Шул ук вакытта Восстание урамындагы 83а номерлы бина янындагы тротуарның бер өлешен дә ябачаклар. Шул ук срокка Коләхмәтов урамындагы 31 нче номерлы бина янындагы җирле юлны өлешчә ябачаклар.