«Тукталыш тыелган» юл билгеләрен Җиңү проспектыннан Ю.Фучик урамына таба хәрәкәт иткәндә урамның җөп ягы буйлап урнаштырачаклар.
Фото: Денис Гордийко
Минск урамының җөп ягы буенча Җиңү проспектыннан Ю.Фучик урамына таба хәрәкәт иткәндә «Эвакуатор эшли» дигән өстәмә мәгълүмат билгесе белән 3.27 «Тукталыш тыелган» юл билгеләре куелачак, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлегендә.
Казан дәүләт автоинспекциясе Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны урнаштырылган юл билгеләре таләпләрен үтәргә чакыра. «Тукталыш тыелган» 3.27 юл билгеләрендә каралган таләпләр бозылган очракта, йөртүче РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.16 маддәсенең 4 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылачак, ул 1500 сум күләмендә административ штраф салуны күздә тота. Машина йөртүче урында булмаган очракта, транспорт чарасы махсуслаштырылган туктау урынына күчереләчәк.