В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спикерлар арасында гид Марк Шишкин һәм Urbantatar берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәева булачак
Фото: Денис Гордийко
Фикер алышуда ТРның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова, Республика шәһәрләрен үстерү институтының табигый территорияләр буенча дирекциясе җитәкчесе Оксана Саргина, гид Марк Шишкин һәм Urbantatar берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәева катнашачак.
Спикерлар һәм казанлылар республика шәһәрләрендә туристларны нәрсә җәлеп итүе һәм төбәктә сәяхәтләрне популярлаштыру белән шөгыльләнүче проектлар турында сөйләшәчәк.
Катнашучылар төбәкнең турпотенциалын үстерү коралларын, үз шәһәреңдә ни рәвешле кунак булырга икәнлекне, шулай ук туристлык объектларының халык өчен ничек ачык була алуы турында беләчәкләр.
Очрашу 19:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен теркәлергә кирәк. Чара «Шәһәр модераторлары» программасы кысаларында оештырыла.