Татарстан башкаласында 3 һәм 4 майда гадәти Казан марафоны узачак. Йөгерүне әзерләү һәм уздыру вакытында шәһәрдә транспорт хәрәкәтен берничә урам буенча чикләячәкләр һәм машина кую мәйданын ябачаклар. Тиешле карар муниципаль хокукый актларның челтәр басмасында
басылып чыкты .
28 апрельнең 22:00 дән 4 майның 22:00 гә кадәр Үзәк стадионның Ташаяк һәм Кремль яр буе ягыннан машина кую урыны ябылачак.
30 апрель 15:00 тән 4 май 22:00 гә кадәр Ташаяк урамын Сул Болак урамыннан Мәскәү урамына кадәр (ике юнәлешне дә) ябачаклар.
2 май 23:30 дан 4 май 15:25 кә кадәр чикләүләр Ташаяк урамында Мәскәү урамыннан Сәетгалиев урамына кадәр (ике юнәлештә) һәм Мәскәү урамындагы 2 нче йорттан Ташаяк урамына кадәр (ике юнәлештә) кертеләчәк.
3 майда 06:00 сәгатьтән 10:05 сәгатькә кадәр Уң Болак урамы буенча (Пушкин урамыннан Ташаяк урамына кадәр), Сул Болак урамы буенча (Ташаяк урамыннан Татарстан урамына кадәр), Кремль яр буе урамы буенча (Сәетгалиев урамыннан Батурин урамына кадәр, ике юнәлештә), Кремль дамбасы буенча (С.Хәким урамыннан алып Ташаяк урамына кадәр), Декабристлар урамы буенча (Кремль дамбасыннан Чистай урамына кадәр, ике юнәлеш), Пушкин урамы буенча (Островский урамыннан Сул Болак урамына кадәр, ике юнәлештә), Татарстан урамы буенча (Сул Болак урамыннан Мәскәү урамына кадәр, ике юнәлештә), М.Сәлимҗанов урамы буенча (Пушкин урамыннан Т.Миңнуллин урамы белән киселешкә кадәр, ике юнәлештә) хәрәкәт туктатылачак.
3 майда 6:00 дан 12:45 кә кадәр Профсоюз урамы буенча (Чернышевский урамыннан Уң Болак урамына кадәр, бер юнәлештә), Ташаяк урамыннан Кремль дамбасына кадәр (Меңьеллык мәйданы, ике юнәлештә), Батурин урамы буенча (Большая Красная урамыннан Кремль яр буе урамына кадәр, ике юнәлештә) юлларда чикләүләр кертеләчәк.
3 майда 10:05 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр Кремль яр буе урамында (Сәетгалиев урамыннан Батурин урамына кадәр, бер юнәлештә), Сул Болак урамында (Ташаяк урамыннан Т.Гыйззәт урамына кадәр), Уң Болак урамында (М.Җәлил урамыннан Ташаяк урамына кадәр) хәрәкәт ябылачак.
4 майда 4:45 тән 14:40 ка кадәр Кремль яр буе (Сәетгалиев урамыннан Батурин урамына кадәр, ике юнәлештә), Батурин урамы (Большая Красная урамыннан Кремль яр буе урамына кадәр, ике юнәлештә), Профсоюз урамы (Чернышевский урамыннан Уң Болак урамына кадәр, бер юнәлештә), Ташаяк урамыннан Кремль дамбасына кадәр (Меңьеллык мәйданы, ике юнәлештә), Уң Болак урамы (Пушкин урамыннан Ташаяк урамына кадәр), Сул Болак урамы (Ташаяк урамыннан Татарстан урамына кадәр), Кремль дамбасы (С.Хәким урамыннан Ташаяк урамына кадәр, ике юнәлештә), Декабристлар урамы (Кремль дамбасыннан Чистай урамына кадәр, ике юнәлештә) йөрү өчен ябык булачак.
4 майда 4:45 тән 9:10 га кадәр транспорт өчен Чистай урамындагы (Декабристлар урамыннан А.Бичурин урамына кадәр, ике юнәлештә), Чистай урамындагы 67 нче йорттан А.Бичурин урамына кадәр (бер юнәлештә) юлны ябачаклар.
4 майда 4:45 тән 10:00 га кадәр Чистай урамы ябылачак (А.Бичурин урамыннан Чистай боҗрасына кадәр, бер юнәлештә).
4 майда 5:30 дан 10:00 га кадәр Чистай боҗрасында (тулысынча), Чистай урамыннан алып «Ак Барс-Арена» стадионы тирәли борылышка кадәр (бер юнәлештә), «АкБарс-Арена» стадионы тирәли эчке юл буенча (ике юнәлештә) хәрәкәт туктатылачак. Шулай ук Чистай боҗрасыннан Ф.Әмирхан урамына кадәр (ике юнәлештә) А.Козин һәм Нигъмәтуллин урамнары аша үтү мөмкинлеге булмаячак.
4 майда 5:30 дан 10:40 ка кадәр хәрәкәт Ф.Әмирхан урамында (Чистай урамы буенча 62 нче йорттан С.Хәким урамына кадәр, янәшәдәге юлларда үтү мөмкинлеге ике юнәлештә дә булачак), Миллениум күпере астындагы юлда (күпердән А.Козин урамына кадәр һәм Вишневский урамыннан Подлужная урамына кадәр ике якка чыгу юллары, ике юнәлештә), Подлужная урамындагы 67 нче йорттан 78 нче йортка кадәр (ике юнәлештә) туктатылачак.
4 майда 5:30 дан 12:35 кә кадәр транспорт өчен С.Хәким урамыннан Декабристлар урамыннан Ф.Әмирхан урамына кадәр ике юнәлештә юл ябылачак.
4 майда 6:15 тән 14:15 кә кадәр М.Сәлимҗанов урамында Пушкин урамыннан Т.Миңнуллин урамына кадәр (ике юнәлештә) хәрәкәт туктатылачак.
4 майда 06:15 сәгатьтән 14:40 сәгатькә кадәр Пушкин урамында Островский урамыннан Сул Болак урамына кадәр (ике юнәлештә) хәрәкәтне чикләү кертеләчәк.
4 майда 6:15 тән 14:00 кә кадәр А.Айдинов урамында М.Сәлимҗанов урамыннан Щербаковский тыкрыгына кадәр (ике юнәлештә) хәрәкәт чикләнәчәк.
4 майда 06:30 дан 14:40 ка кадәр Татарстан урамында Сул Болак урамыннан Мәскәү урамына кадәр (ике юнәлештә) хәрәкәт ябыла.
4 майда 6:30 дан 14:00 кә кадәр Петербург ур. (А.Айдинов урамыннан Н.Назарбаев урамындагы буенча 8 нче йортка кадәр, ике юнәлештә) йөреп булмаячак.
4 майда 6:30 дан 14:20 гә кадәр Х.Такташ урамында М.Сәлимҗанов урамыннан Н.Назарбаев урамына кадәр (ике юнәлештә) хәрәкәт туктатылачак.
4 майда 6:45 тән 14:20 гә кадәр хәрәкәт Т.Миңнуллин урамында М.Сәлимҗанов урамыннан Х.Такташ урамына кадәр (ике юнәлештә) чикләнәчәк.
4 майда 7:00 сәгатьтән 14:40 сәгатькә кадәр хәрәкәт Н.Назарбаев урамында (Х.Такташ урамыннан Ш.Мәрҗани урамына кадәр, ике уң буй), Татарстан урамында (Г.Тукай урамыннан Мәскәү урамына кадәр, бер юнәлештә) ябылачак.
4 майда 7:00 дән 14:20 гә кадәр Ш.Мәрҗани урамы (Н.Назарбаев урамыннан Сафьян урамына кадәр, ике юнәлештә), Сафьян урамы (Ш.Мәрҗани урамыннан К.Насыйри урамына кадәр, ике юнәлештә) ябылачак.
4 майда 7:15 сәгатьтән 14:40 сәгатькә кадәр транспорт өчен К.Насыйри урамы буенча (Сафьян урамыннан Татарстан урамына кадәр), Ш.Мәрҗани урамы буенча (Сафьян урамыннан Татарстан урамына кадәр, ике юнәлештә) йөрү юлын ябачаклар.