Казанда иртәгә, 30 сентябрьдә, транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр. Бу «Рубин» (Казан) һәм «Зенит» (Санкт-Петербург) командалары арасында футбол буенча Россия чемпионаты матчын әзерләү һәм уздыру белән бәйле.
Чикләүләр 14:00 тән 22:00 гә кадәр түбәндәге участокларда кертеләчәк:
Чистай урамында, А.Бичурин урамыннан Ямашев проспектына кадәр (А.Бичурин урамыннан, Ф.Әмирхан урамындагы төшү юлыннан тыш, С.Хәким урамы юнәлешендә);
С.Хәким урамы буенча, Ф.Әмирхан урамыннан Чистай урамына кадәр (ике юнәлештә дә);
Ямашев проспектында, Адоратский урамыннан Себер трактына кадәр (ике юнәлештә дә);
Академик Арбузов урамы буенча, Журналистлар урамыннан Ямашев проспектына кадәр (Журналистлар урамыннан хәрәкәт иткәндә);
Чистай урамында, Ямашев проспектыннан Адоратский урамына кадәр (Ямашев проспектыннан барганда);
Маршал Чуйков урамыннан Чистай урамына кадәр Гаврилов урамының ярдәмче юлы буенча.