Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.08.2024, 15:11

Казанның кайбер урамнарында Шәһәр һәм Республика көнен бәйрәм итү сәбәпле транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр

Юлларны этаплап 23 августтан яба башлаячаклар

Башкалада Республика һәм Шәһәр көненә бәйрәм чараларына әзерләнү сәбәпле, кайбер урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

23 һәм 24 августта 15:00 тән 00:00 сәгатькә кадәр Кремль урамының бер өлешендә (Беренче Май мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр, шул исәптән Ивановский төшү юлы) юл ябык булачак;

23 август 22:00 дән 26 август 01:00 сәгатькә тиклем Мәрҗани урамының 4 нче йортыннан 22 нче йортына кадәр транспорт хәрәкәте чикләнәчәк;

30 августта көн дәвамында Сибгать Хәким урамының Декабристлар урамы белән кисешүдән Әбсәләмов урамы белән кисешүгә кадәрге участок һәм «Казан» Гаилә үзәге янындагы парковка зонасы ябылачак;

30 августта 7:00 дән 22:00 сәгатькә кадәр Мәрҗани урамы өлеше (Татарстан урамы белән кисешүдән Фатыйх Кәрим урамына кадәр), шулай ук Каюм Насыйри һәм Зәйни Солтан урамнарындагы участоклары ябык булачак;

30 августта 13:00 тән 17:00 сәгатькә кадәр Кремль урамында (Беренче Май мәйданыннан Астрономия урамына кадәр, шул исәптән Ивановский төшү юлында) хәрәкәт чикләнәчәк.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары ачыклык керткәнчә, 30 августта җәмәгать транспорты көчәйтелгән режимда эшләячәк.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 19.08.2024
Видеорепортаж
19.08.2024 12:42
Шәһәр һәм Республика көнендә Казанда «Елмай» балалар паркы ачылачак
Барлык яңалыклар

Казанның кайбер урамнарында Шәһәр һәм Республика көнен бәйрәм итү сәбәпле транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр

Башкалада Республика һәм Шәһәр көненә бәйрәм чараларына әзерләнү сәбәпле, кайбер урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

– 23 һәм 24 августта 15:00 тән 00:00 сәгатькә кадәр Кремль урамының бер өлешендә (Беренче Май мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр, шул исәптән Ивановский төшү юлы) юл ябык булачак;

– 23 август 22:00 дән 26 август 01:00 сәгатькә тиклем Мәрҗани урамының 4 нче йортыннан 22 нче йортына кадәр транспорт хәрәкәте чикләнәчәк;

– 30 августта көн дәвамында Сибгать Хәким урамының Декабристлар урамы белән кисешүдән Әбсәләмов урамы белән кисешүгә кадәрге участок һәм «Казан» Гаилә үзәге янындагы парковка зонасы ябылачак;

– 30 августта 7:00 дән 22:00 сәгатькә кадәр Мәрҗани урамы өлеше (Татарстан урамы белән кисешүдән Фатыйх Кәрим урамына кадәр), шулай ук Каюм Насыйри һәм Зәйни Солтан урамнарындагы участоклары ябык булачак;

– 30 августта 13:00 тән 17:00 сәгатькә кадәр Кремль урамында (Беренче Май мәйданыннан Астрономия урамына кадәр, шул исәптән Ивановский төшү юлында) хәрәкәт чикләнәчәк.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары ачыклык керткәнчә, 30 августта җәмәгать транспорты көчәйтелгән режимда эшләячәк.