Программа 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге гражданнарга кагыла
Узган ел нәтиҗәләре буенча Казанның муниципаль мәдәният оешмалары тарафыннан «Пушкин картасы» буенча 60 мең билет сатылган. Концертларга, спектакльләргә, музейларга һәм башка вакыйгаларга 28 млн сум сарыф ителгән. Эшлекле дүшәмбедә мондый мәгълүматларны шәһәрнең мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов китерде.
«Пушкин картасы» Россия территориясендә 2021 елдан бирле гамәлдә (2025 елдан «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, ул «Гаилә» милли проектына керде). 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге гражданнар дәүләт хисабына мәдәни чараларга йөри ала.
Карта ияләре өчен «Мәдәният.РФ» порталында һәм «Дәүләт хезмәтләре.мәдәният» кушымтасында чаралар афишасы буенча уңайлы навигация мөмкин. Шул рәвешле, учреждениеләр үз репертуарын киңәйтәләр һәм яңа максатчан аудиторияне җәлеп итәләр, ә кулланучылар һәрвакытта да актуаль вакыйгалар программасына керә ала.
Моннан тыш, шәһәр мәдәният оешмалары махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүдә актив катнаша. Әйтик, 2024 ел ахырына «Батыр» картасы буенча мәдәни чараларга 80 мең бушлай билет бирелгән.