Казанда Җиңү проспекты буенча транспорт хәрәкәтен өлешчә бер айга чикләячәкләр. Сәбәбе — суүткәргеч, хуҗалык-көнкүреш һәм сәнәгать канализациясе төзелеше.
Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, 21 ноябрьдән 21 декабрьгә кадәр 90 нчы бина янында машина йөрү юлы ябылачак.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.