В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгенге көндә юл билгеләре куясы, 3 светофор объектын реконструкциялисе һәм юл тамгасы төшерүне тәмамлыйсы калды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). Казанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Рауис Гәрәев урамы ремонтланды. Юлларны ремонтлау программасына ул республика халкы үтенече буенча кертелгән иде, чөнки ул Республика балалар клиник хастаханәсенә илтә.
Капиталь ремонт Оренбург Юлыннан 90-нчы номерлы йортка кадәр 1,4 км озынлыктагы участокта башкарылган. Юл өслегенең өске катламын һәм кушылган урыннарны салу өчен, югары дәрәҗәдәге вак таш-мастик асфальт-бетон (ЩМА-11) кулланылган.
Моннан тыш, Рауис Гәрәев урамында гомуми мәйданы 1582 кв.м булган яңа тротуарлар төзелгән, 3077 м озынлыктагы юл һәм газон борты ташлары алыштырылган. Тукталыш мәйданчыклары җәмәгать транспортының аз хәрәкәтләнүче пассажирлары өчен пандуслар белән җиһазландырылган.
Бүгенге көндә, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, юл хәрәкәтен оештыруның техник чараларын урнаштырасы калды: 220 юл билгесе, 580 метр җәяүлеләр өчен киртә куярга, 3 светофор объектын реконструкцияләргә, термопластиктан яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән юл тамгасы төшерүне тәмамларга.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Казан агломерациясендә «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча ремонт программасына 23 объект керде, шуларның 10-е – Казанның үзендә. Аерым алганда, Киров районында Гладилов һәм Аркылы Базар урамнарында, Мәскәү районында – Гагарин урамында эшләр төгәлләнгән.