В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Мэрының оператив карары ярдәмендә мәгариф учреждениеләре янында көйләнә торган җәяүлеләр кичүе барлыкка килде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче апрель). Казанның Салават Күпере микрорайонында, Илһам Шакиров проспекты һәм Әлфия Авзалова урамы кисешкән урында светофор объекты урнаштырылган.
Элегрәк Казан Башкарма комитетына күпсанлы мөрәҗәгатьләр килде, шәһәрлеләр, якында гына мәгариф учреждениеләре булганлыктан, көйләнә торган җәяүлеләр кичүе оештыруны сорадылар. Мәсәлән, 2022 елның ноябрендә Салават Купере – 2 микрорайонында яшәүче Казан Мэры Илсур Метшин шәхсән кабул иткән очрашуда светофор объектын урнаштыру турында коллектив үтенеч белән мөрәҗәгать итте.
Юл-транспорт хәлен анализлау нәтиҗәләре буенча 2022 елда Салават күперендә Шакиров проспекты һәм Авзалова урамы чатында 5 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 5 кеше төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган (2021 елда 2 юл-транспорт һәлакәте булган, 4 кеше җәрәхәтләр алган). Шәһәр җитәкчелегенең оператив карары ярдәмендә 2023 елның 7 нче апрелендә светофор объекты файдалануга тапшырылды, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты.
Юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы булырга һәм светофор объекты сигналларын үтәргә чакыралар.