В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
13 нче гыйнварда Казанда алмашынучан болытлы булачак, явым-төшемсез.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче гыйнвар). ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, якын көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрмәячәк: республика элеккечә антициклон перифериясендә булачак. Явым-төшем көтелми.
13-15 нче гыйнварда Татарстанда төнлә һава температурасы 12-19 градус салкын булачак, көндез – -8-14 градус.
Киләсе атна башында, 16-17 нче гыйнварда, республикада төнлә термометр баганалары минус 12-17 градуска кадәр, көндез минус 7-12 градуска кадәр төшәчәк. Атмосфера басымы сизелерлек үзгәрмәячәк һәм югары килеш сакланачак.
13 нче гыйнварда Казанда алмашынучан болытлы булачак, явым-төшемсез. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Юлларда бозлавык саклана. Төнлә температура 14-16 градус салкын тәшкил итәчәк. Көндез -9 градустан -11 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.