Ел саен үткәрелә торган велоузышның темасы WorldSkills Kazan 2019 булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июль, Ксения Швецова). Бүген төнлә Казанда ел саен үткәрелә торган велофест уза. Ул актив яшәү рәвеше яратучыларны үзенә җыйды. Велосипедчылар колоннасы «Казан Арена» стадионыннан 22.45 сәгатьтә кузгалды. Татарстан башкаласының матур төнге күренешләре, шәһәр турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белү мөмкинлеге, иң шәп костюмнарга бәйге, музыка, сыйлар һәм башка сюрпризлар гадәти булмаган, кызыклы һәм масштаблы спорт фестивальләренең берсендә катнашучылар өчен әзерләнгән иде.
Велосипедчыларны җыю 21.00 сәгатьтә «Казан Арена» стадионының көнчыгыш трибунасы янында башланды. Соңгы мизгелгә кадәр катнашу өчен теркәлү ачык булды - велосипедчыларга 22.00 сәгатькә кадәр кушылырга мөмкин иде.
Спорт фестивале стартына әзерлек гаять зур бәйрәм атмосферасында үтте: катнашучылар җыелган арада сәхнәдән алар өчен энергия белән сугарылган музыка яңгырады, ә иң яшь велосипедчыларның күңелләрен аниматорлар күтәрде. Старт алдыннан велосипедчылар тамак ялгап ала алдылар – моның өчен алар өчен фудкорт оештырылган иде. Ә теләүчеләр бу төндә велосипедларда йөрүдән йөгерүне өстен күргән спортчылар ярышларын карый алдылар – стадион территориясендә традицион «Төнге Казан - 2019» йөгереше үтте. Һәвәскәрләр һәм профессиональ җиңел атлетлар 1,5 һәм 10 км араны узды.
Велофестта катнашучылар үзләре дә бәйрәм атмосферасы тойгылары өстәде: күпләр лампочкалар һәм гирляндалар белән бизәлгән ачык костюмнар, шлемнар һәм велосипедлар белән килде. Шәһәр халкының башкалардан аерылып торырга тырышуры юкка гына түгел – алар өчен фестивальнең иң шәп катнашучысы конкурсын үткәрделәр. Җиңүгә дәгъва итүчеләр арасында Алия Шәйдуллина да бар. «Мин җиңүгә бик исәп тотмыйм, әмма идея бик ошый – бу уңай күренеш, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Алия. - Бүген ялтыравык, гадәти булмаган, ак толымлы шлем кидем - мин бит блондинка. Һәм велосипедымны яктырак бизәдем. Гомумән, мин велосипедта балачакта гына йөрдем, хәзер бик сирәк утырам. Әмма спортны яратам, бокс белән даими шөгыльләнәм. Шуңа күрә мондый чарада катнашырга булдым».
«Барыбызга да бүгенге чарадан максималь ләззәт алуны телим. Өстәвенә, быел бездә катнашучыларның рекордлы саны җыелуына карап фикер йөртсәк, - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга ТР Спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров. - Фестиваль елдан-ел масштаблырак була барыр, дип ышанам. Дәрт-дәрманлы төн һәм матур таң телим!»
Министр урынбасары теләкләренә туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова да кушылды: «Иң масштаблы чарабызда катнашучыларны сәламләвебезгә барыбыз да шат! Беренче тапкыр ул шундый кызыклы маршрут буенча уза. Бу искиткеч, шәп, онытылмаслык булачак!».
Велосипедчыларга шулай ук Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов, Татарстан Республикасы Туризмны үстерү үзәге генераль директоры Дилбәр Садыйкова, WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин, Казан төнге мэриясе җитәкчесе Артур Хосровян һәм башкалар уңышлы старт теләделәр.
«Мин биш яшьтән велосипедта йөрим. Машинам юк, бу - минем төп хәрәкәт чарасы. Шуңа күрә велофестта үз көчләремне сынап карыйсым килде, - дип сөйләде велофестның 53 яшьлек катнашучысы Рәдис Ганиев. – Без бүген заводта бергә эшләүчеләр - «Казаньоргсинтез» хезмәткәрләре белән килдек. Без 15 кеше. Барыбыз да ахыргача, иртәнге 4-кә кадәр барырга планлаштырабыз. Гомумән, минемчә, бу бик мөһим чара, беренче чиратта – яшьләр өчен. Бу бит республикада, илдә спортны үстерү дигән сүз».
Шулай ук фестивальгә беренче тапкыр 28 яшьлек Айнур Гыйльметдинов та кушылды. «Социаль челтәрләрдә мондый чара үткәреләчәген күрдем һәм катнашу теләге туды, - дип сөйләде Айнур. - Күптән түгел үземә велосипед сатып алдым, аны да сынап карармын».
Велосипедчылар колоннасы 22.45 сәгатьтә старт алды һәм Ямашев проспекты һәм Себер тракты буйлап узды. Шунысы кызык, быел WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре буенча чемпионат алдыннан велофест маршруты Совет районы объектлары аша узды. Шулай итеп, планлаштырылган биш тукталышның беренчесен катнашучылар Компрессорлар заводы янында ясадылар.
Велофест маршруты буенча фестивальдә катнашучыларның иминлеген тәэмин итеп, транспорт хәрәкәтен алдан ук чикләделәр. «БИМ-радио» дулкыннары астында хәрәкәт иткән колонна тукталышларда республика һәм шәһәрнең танылган кешеләре тарафыннан язылган хикәяләрне тыңлый алды. Алар арасында - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева, Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм башкалар. Әйтик, велофестивальдә катнашучыларга беренче тукталышта Компрессорлар заводы турында кыскача сөйләделәр.
Тукталыш нокталарында катнашучыларга яңа велосипедчылар кушылды. «Без монда, Компрессорлар заводы янында яшибез, беренче тукталышта кушылып китү уңайлырак булды, - дип аңлатты велофестта катнашучы Марина Караваева. - Без ирем белән бергә шәһәр буйлап йөреп кайтырга булдык. Әлегә ахырына кадәр барып җитәрбез дип әйтә алмыйбыз, без мондагы атмосферага кушылырга теләдек».
Беренче тукталыштан соң велосипедчылар Мир, Халезов, Совет, Начальная, Липатов, Тополь, Главная урамнары буйлап узу өчен Дәрвишләр бистәсенә юл тоттылар. Маршрут буенча «Ракета» стадионы янында, КОМЗ янындагы базар мәйданында, ветеринария академиясе һәм кооператив институты янында тукталышлар планлаштырылган.
Велофест старт ноктасында – «Казан Арена» стадионы янында төгәлләнәчәк. Велоколонна аңа кадәр 4.00 сәгатькә барып җитәр, дип планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, узган ел төнге велофест Казанда 13-нче октябрьдә узды һәм меңгә якын катнашучыны үзенә җыйды. Спортчылар һәм һәвәскәрләр Казанның кунакчыллык урыннары буенча – шәһәргә керү капкалары, елга порты һәм тимер юл вокзалы, шәһәрнең үзәк парклары һәм скверлары, музейлар, әйдәп баручы рестораннар һәм башка мөһим объектлар аша уздылар. Маршрутның озынлыгы 30 км тәшкил итте.