20-нче июльдән 21-нче июльгә каршы төндә Казанда велофест узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июль). 20-нче июльдән 21-нче июльгә каршы төндә Казанда велофест узачак. Катнашучыларны җыю 20-нче июльдә «Казан Арена» стадионы территориясендәге көнчыгыш трибунасы янында 21.00 сәгатьтән 22.45 сәгатькә кадәр булыр дип планлаштырыла. Велофестка теләгән һәркем кушыла ала – анда катнашу өчен 20-нче июльнең 22.00 сәгатенә кадәр теркәлергә кирәк.
Велосипедчылар колоннасы спорт аренасыннан кузгала һәм Ямашев, Себер тракты, Дәрвишләр бистәсендәге Мир, Халезов, Совет, Начальная, Липатов, Тополевая урамнары буйлап уза. Заездда катнашучылар шулай ук Николай Ершов, Вишневский, «Миллениум» күпере, Фатыйх Әмирхан пр., Сибгат Хәким һәм Чистай урамнары буенча үтәчәк.
Юлда берничә тукталыш ясау планлаштырыла: Казан компрессорлар заводы, «Ракета» стадионы, Дәрвишләр бистәсендәге Колхоз базары (Липатов ур.), Компрессор разъезды, Казан кооператив институты янында. Колонна 21-нче июльдә 4.00 сәгатьтә старт ноктасына кайтачак. Традицион рәвештә экскурсия «БИМ-радио» дулкыннарында трансляцияләнәчәк. Һәр тукталышта велофестта катнашучылар танылган спикерлар тарафыннан язылган хикәяләрне тыңлый алачаклар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 20-нче июльнең 22.00 сәгатеннән 21-нче июльнең 4.00 сәгатенә кадәр Төнге велофест маршруты буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
20-нче июльдә 22.45 сәгатьтән 23.30 сәгатькә кадәр Ямашев проспекты буенча (Чистай урамыннан Себер трактына кадәрге участокта), Себер тракты буенча (Ямашев проспектыннан Академик Арбузов урамына кадәр һәм Академик Арбузов урамыннан Халитов урамына кадәр) хәрәкәт итү өлеше ябык булачак.
20-нче июльнең 23.30 сәгатеннән 21-нче июльнең 00.50 сәгатенә кадәр Себер тракты буенча (Халитов урамыннан Дорожная урамына кадәрге участокта), Мир урамы буенча (Дорожная урамыннан Халезов урамына кадәрге участокта) хәрәкәт чикләнәчәк. Әлеге вакыт аралыгында Халезов урамы буенча (Тынычлык урамыннан Совет урамына кадәрге участокта), Совет урамы буенча (Халезов урамыннан башлап Начальная урамына кадәрге участокта), Начальная урамы буенча (Совет урамыннан алып Тополевая урамына кадәрге участокта) хәрәкәт тулысынча ябылачак.
21-нче июльдә 00.50 сәгатьтән 01.20 сәгатькә кадәр Тополевая урамы буенча (Начальная урамыннан Липатов урамына кадәрге участокта) һәм Липатов урамы буенча (Тополевая урамыннан Совет урамына кадәрге участокта) хәрәкәт тулысынча ябылачак.
21-нче июль көнне 01.20 сәгатьтән 02.30 сәгатькә кадәр Липатов урамының (Совет урамыннан Главная урамына кадәрге участокта), Главная урамының (Липатов урамыннан Халезов урамына кадәрге участокта), Халезов урамының (Главная урамыннан Мир урамына кадәрге участокта) тулысынча ябылуы планлаштырыла. Шулай ук Мир урамы (Парк урамыннан Дорожная урамына кадәрге участокта), Себер тракты (Дорожная урамыннан Яснополянская урамына кадәрге һәм Яснополянский тыкрыгыннан Академик Арбузов урамына кадәрге участокларда) ябык булачак.
21-нче июльдә 02.30 сәгатьтән 03.00 сәгатькә кадәр Себер тракты (Академик Арбузов урамыннан Космонавтлар урамына кадәрге участокта), Николай Ершов урамы (Космонавтлар урамыннан Патрис Лумумумба урамына кадәрге участокта) чикләү гамәлдә булачак.
21-нче июльдә 03.00 сәгатьтән 04.00 сәгатькә кадәр Николай Ершов урамы (Гвардия урамыннан алып Зинин урамына кадәрге участокта), Вишневский урамы (Николай Ершов урамыннан Подлужная урамына кадәрге участокта), Миллениум күпере (Фатыйх Әмирхан проспектына кадәрге участокта), Фатыйх Әмирхан проспекты (Миллениум күпереннән алып Сибгат Хәким урамына кадәрге участокта), Сибгат Хәким урамы (Фатыйх Әмирхан проспектыннан Чистай урамына кадәрге участокта), Чисатй урамы (Сибгат Хәким урамыннан Ямашев проспектына кадәрге участокта), «Казан Арена» стадионы янындагы боҗра юлында хәрәкәт яикләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Төнге велофест Казанда 13-нче октябрьдә узды һәм меңгә якын катнашучыны җыйды. Спортчылар һәм һәвәскәрләр Казанның кунакчыллык урыннары буенча уздылар - шәһәрнең керү капкалары, елга порты һәм тимер юл вокзалы, шәһәрнең үзәк парклары һәм скверлары, музейлар, алдынгы рестораннар һәм башка мөһим объектлар аша. Маршрутның озынлыгы 30 км тәшкил итте.