Велоузыш 13-14 нче август төнендә узачак.
Фото: Денис Гордийко
Чара үткәрү чорында түбәндәге участоклар ябылачак:
13 нче августта 20:00 дән 22:30 га кадәр – Кремль урамы, Кремль ур., 1 адресыннан Чернышевский урамына кадәр (хәрәкәт тулысынча чикләнә).
13 нче августта 20:00 дән 23:00 гә кадәр – 1 нче Май мәйданы (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Иваново авышлыгы (Меңьеллык мәйданы юнәлешендә чикләүләр).
13 нче августта 21:30 дан 22:30 га кадәр – Чернышевский урамы, Чернышевский ур., 9 адресыннан Дзержинский ур., 7 адресына кадәр (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Дзержинский урамы, Чернышевский урамыннан Батурин урамына кадәр (хәрәкәтне тулысынча чикләү).
13 нче августта 21:30 дан 22:40 ка кадәр Батурин урамы, Миславский урамыннан Кремль ярына кадәр (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Большая Красная урамы, Миславский урамыннан Батурин урамына кадәр (хәрәкәтне тулысынча чикләү).
13 нче августта 21:30 дан 23:00 гә кадәр – Меңьеллык мәйданы, Уң Болак урамыннан Кремль дамбасына кадәр, Кремль дамбасыннан Декабристлар урамына кадәр (бер юнәлешне туктатып тору);
Декабристлар урамы, Кремль дамбасыннан С.Хәким урамына кадәр (хәрәкәтнең бер юнәлешен туктатып тору).
13 нче августның 22:00 сәгатеннән 14 нче августның 00:00 сәгатенә кадәр – С.Хәким урамы, Декабристлар урамыннан Чистай урамына кадәр (А.Козин һәм Нигъмәтуллин урамнары ягыннан үтәли йөрү мөмкинлеге белән тулы чикләү);
Ф.Әмирхан урамындагы җирле юл, Ф.Әмирхан ур., 3, корп.2 адресыннан С.Хәким урамына кадәр (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Ф.Әмирхан урамындагы җирле юл, А.Козин урамы, 2 адресыннан С.Хәким урамына кадәр (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Чистай урамындагы боҗралы хәрәкәт белән кисешүдән С.Хәким урамына таба юнәлештә (хәрәкәтне тулысынча чикләү) һәм «Ак Барс Арена» стадионы юнәлешендә (хәрәкәтнең бер юнәлешен чикләү);
Чистай урамы, боҗралы хәрәкәт белән кисешкән урыннан «Ак Барс Арена» стадионына икенче керү юлына кадәр (хәрәкәтнең бер юнәлешен туктатып тору);
«Ак Барс Арена» стадионы тирәсендә эчке юл (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Фатыйх Әмирхан урамы буенча җирле юл, С.Хәким урамыннан Ф.Әмирхан ур., 1 адресына кадәр (хәрәкәтне туктатып тору).
13 нче августның 22:30 сәгатеннән 14 нче августның 00:30 сәгатенә кадәр – Миллениум күпере, Ф.Әмирхан урамы, 3 адресыннан алып Вишневский урамына кадәр Н.Ершов урамы юнәлешендә (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Вишневский урамы, Миллениум күпереннән Подлужная урамындагы төшү юлына кадәр, Вишневский урамындагы Подлужная урамыннан төшү юлы (хәрәкәтнең бер юнәлешен туктатып тору);
Вишневский урамыннан Подлужная урамына таба төшү юлында (хәрәкәтнең бер юнәлешен туктатып тору).
13 нче августның 23:00 сәгатеннән 14 нче августның 00:30 сәгатенә кадәр – Подлужная урамы, Миллениум күпереннән төшү юлыннан Подлужная урамы, 56 адресына кадәр (хәрәкәтне тулысынча чикләү).
Исегезгә төшерәбез, «Төнге велофест» 1 нче Май мәйданында башланачак. 17 км озынлыктагы маршрут шәһәрнең тарихи өлешен һәм елга буе районын колачлый. Казан радиостанцияләренең берсендә туры эфирда экскурсия узачак – дикторлар Татарстан башкаласы турында кызыклы фактлар турында сөйләячәк.