Йөгерүләргә старт Үзәк стадион янында бирелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель). 4-нче һәм 5-нче майда Татарстан башкаласында Казан марафоны-2019 узачак. Катнашучылар иминлеге өчен узыш маршруты буенча транспорт чаралары хәрәкәтен өлешчә чиклиләр.
Быел марафонда катнашучылар яңа маршрут буенча йөгереп үтәчәкләр. Йөгерүләргә старт Үзәк стадион янында биреләчәк.
Транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк:
29-нчы апрельнең 9.00 сәгатеннән 5-нче майның 22.00 сәгатенә кадәр Үзәк стадион парковкасында (Ташаяк һәм Кремль яр буе урамнары ягыннан);
4-нче майда юл участокларында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:
9.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр һәм 5.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр Ташаяк урамы буенча (Сул як Болак урамыннан Сәет-Галиев урамына кадәр, хәрәкәт ике юнәлештә туктатып торыла);
14.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр автомобиль юлы буенча (Кремль дамбасы юнәлешендә һәм участогында) Ташаяк урамыннан Кремль дамбасына кадәр (өч хәрәкәт юлы);
14.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр икенче дәрәҗәдәге автомобиль юлы буйлап Кремль дамбасына керүдән алып Кремль яр буе урамына кадәр цирк ягыннан;
14.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Кремль яр буе урамы буенча (Сәид-Галиев урамыннан Батурин урамына кадәр, хәрәкәт ике юнәлештә туктатып торыла);
Батурин урамы буенча 14.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр (Федосеев урамы буенча юнәлештә һәм участокта, хәрәкәт ике юнәлештә туктатып торыла);
5-нче майда транспорт хәрәкәте туктатылачак:
6.00 сәгатьтән 13.45 сәгатькә кадәр Кремль яр буе урамы буенча (Сәет-Галиев урамыннан Батурин урамына кадәр, хәрәкәт ике юнәлештә туктатып торыла);
7.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Батурин урамы буенча (Карл Маркс урамыннан Кремль яр буе урамына кадәр, хәрәкәт ике юнәлештә туктатып торыла);
Ташаяк урамыннан алып Кремль дамбасына кадәр автомобиль юлы буенча 6.00 сәгатьтән 13.45 сәгатькә кадәр (хәрәкәт ике юнәлештә туктатып торыла);
6.00 сәгатьтән 13.45 сәгатькә кадәр Кремль дамбасында (Уң як Болак урамыннан Декабристлар урамына таба, хәрәкәт ике юнәлештә туктатып торыла);
6.30 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр Декабристлар урамы буенча (Кремль дамбасыннан Сибгат Хәким урамына кадәр, хәрәкәт ике юнәлештә туктатып торыла);
Декабристлар урамы буенча 6.30 сәгатьтә 9.45 сәгатькә кадәр (Кремль дамбасыннан Чистай урамына кадәр, хәрәкәт ике юнәлештә туктатып торыла);
7.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Уң як Болак урамы буенча (Пушкин урамыннан Ташаяк урамына кадәр);
Ибраһимов проспекты буенча 7.15 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр (Чистай урамыннан Гагарин урамына кадәр юнәлеш буенча, хәрәкәт ике юнәлештә туктатып торыла);
Сибгат Хәким урамы буенча 7.15 сәгатьтән 9.45 сәгатькә кадәр (Декабристлар урамыннан Ф.Әмирхан проспектына кадәрге юнәлеш буенча, хәрәкәт ике юнәлештә туктатып торыла);
Сибгат Хәким урамы буенча 7.30 сәгатьтән 10.15 сәгатькә кадәр (Ф.Әмирхан проспектыннан Чистай урамы киселешенә таба юнәлеш буенча, хәрәкәт ике юнәлештә туктатып торыла);
Чистай урамы буенча 7.40 сәгатьтән 10.15 сәгатькә кадәр (Сибгат Хәким урамыннан Чистай урамындагы съездга кадәр, ике уң хәрәкәт полосасы туктатып тору);
Чистай урамы буенча 7.40 сәгатьтән 10.15 сәгатькә кадәр (Чистай урамыннан «Казан Арена» стадионы янындагы әйләнештәге юлга кадәр, өч уң як хәрәкәт полосасы туктатып торыла);
Ф.Әмирхан проспекты буенча 7.45 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр (Сибгат Хәким урамыннан «Миллениум» күперенә кадәрге юнәлеш), «Миллениум» күперендә (С.Хәким урамыннан Вишневский урамына кадәрге юнәлеш), Вишневский урамы буенча («Миллениум» күпереннән алып Николай Ершов урамы юлына кадәр);
Николай Ершов урамы буенча 8.00 сәгатьтән 10.40 сәгатькә кадәр (Вишневский урамы юлыннан К.Маркс урамына кадәр, өч уң як хәрәкәт юлы), Карл Маркс урамы буенча (Николай Ершов урамыннан Толстой урамына кадәр, өч уң як полоса туктатыла), Толстой урамы буенча (Карл Маркс урамыннан Большая Красная урамына кадәр);
8.05 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Большая Красная урамы буенча (Толстой урамыннан Батурин урамына кадәр, Пушкин урамыннан юл аркылы чыгу мөмкинлеге булган хәрәкәтне туктатып тору каралган);
8.30 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Киров дамбасы буенча (Сәет-Галиев урамыннан Несмелов урамына кадәр, ике уң як хәрәкәт полосасы туктатып торыла);
Несмелов урамы буенча 8.45 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр (Киров дамбасыннан Пролетар урамына кадәрге юнәлештә, ике уң як хәрәкәт полосасы), Пролетар урамы буенча (Несмелов урамыннан Кремль дамбасына кадәр);
9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Сул як Болак урамы буенча (Ташаяк урамыннан алып Татарстан урамына кадәрге юнәлештә);
Пушкин урамы буенча 9.00 сәгатьтән 13.40 сәгатькә кадәр (Островский урамыннан алып Татарстан урамына кадәр, хәрәкәтне ике юнәлештә туктатып тору каралган), Татарстан урамы буенча (Пушкин урамыннан алып Габдулла Тукай урамына кадәрге юнәлеш буенча, хәрәкәтне ике юнәлештә туктатып тору каралган);
9.00 сәгатьтән 13.30 сәгатькә кадәр Сәлимҗанов урамы буенча (Пушкин урамыннан Миңнулин урамына кадәр, хәрәкәтне ике юнәлештә туктатып тору каралган), М.Сәлимҗанов урамы буенча (Т.Миңнуллин урамыннан Н.Назарбаев урамына кадәр, бер як хәрәкәтне туктатып тору каралган);
Назарбаев урамы буенча 9.15 сәгатьтән 13.20 сәгатькә кадәр (Сәлимҗанов урамыннан Һади Такташ урамына кадәр, ике уң як хәрәкәт полосасы туктатып торылачак);
Һади Такташ урамы буенча 9.20 сәгатьтән 13.25 сәгатькә кадәр (Назарбаев урамыннан Сәлимҗанов урамына кадәр, хәрәкәтнең ике юнәлешен туктатып тору каралган);
Шиһабетдин Мәрҗани урамы буенча 9.15 сәгатьтән 13.30 сәгатькә кадәр (Татарстан урамыннан Әхтәмов урамына кадәрге юнәлеш буенча хәрәкәтнең ике юнәлешен туктатып тору каралган);
Сафьян урамы буенча 9.20 сәгатьтән 13.35 сәгатькә кадәр (Шиһабетдин Мәрҗани урамыннан Каюм Насыйри урамына кадәр хәрәкәтнең ике юнәлешен туктатып тору каралган);
Каюм Насыйри урамы буенча 9.30 сәгатьтән 13.40 сәгатькә кадәр (Әхтәмов урамыннан алып Татарстан урамына кадәрге юнәлештә).
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда марафонның оештыру комитеты чараны ике көнгә бүлде: 4-нче майда катнашучылар дистанцияне 3 чакрымга уза алачаклар, ә 5-нче майда спортчылар 10, 21,1 һәм 42,2 чакрым дистанцияне үтәчәк. Бу профессиональ спортчыларга, һәвәскәр спортчыларга һәм яңа уенчыларга уңайлы булсын өчен эшләнде. Үзәк стадионда спортчылар өчен бүләк әзерләнә: Россиянең «Пицца» музыкаль төркеме чыгыш ясаячак. Ә катнашучылар арасында Renault Logan автомобиле уйнатылачак. Ул марафонның барлык дистанцияләрендә катнашучылар арасында (балалар стартларыннан тыш) уйнатылачак бәйрәм лотереясенең төп призы булачак.