В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Зур класска караган МАЗ 216 Осиново бистәсе һәм Салават Күпере микрорайоны халкына хезмәт күрсәтәчәк
Казанда «Вещевой рынок – Осиново» юнәлешендәге 36 нчы маршрут буенча яңа автобус-гармошка йөри башлады. МАЗ 216 маркалы машинаның максималь сыйдырышлылыгы 200 кешегә кадәр тәшкил итә, бу гадәти модельләр салоныннан 1,5 тапкыр артык. Яңа автобусны юлларга чыгару Осиново бистәсе һәм Салават Күпере микрорайонында яшәүчеләргә транспорт хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Әгәр сынау уңышлы үткәрелсә, шәһәр тагын берничә шундый автобус сатып алачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Кар күп яуган вакытта зур класска караган МАЗ 216 автобусының үтеп керүчәнлеклеге уртача зурлыктагы машиналарга караганда күпкә яхшырак.
«Автобусны сынап карарга кирәк. Җитештерүче безгә яхшы билгеле, Казан юлларына 380 МАЗ автобусы чыга. Уңайлы модельләр эксплуатациядә үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр, пассажирларга да ошый. Халык телендә «гармошка» диләр аны, безгә ул Салават Күпере һәм Дәрвишләр бистәсе пассажирларына хезмәт күрсәтү өчен кирәк», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Автобус сатып алган «ПАТП №2» МУП директоры Альберт Мөхәммәтшин сөйләвенчә, әлеге марканың түбән идәнле транспорты Санкт-Петербургта һәм Минскида популяр. Салон ике кондиционер, пассажирлар санын исәпләү өчен датчик белән җиһазландырылган. Автобусны эксплуатацияләү барышында пассажирлар саны анализланачак, аның нигезендә киләчәктә башка маршрутларда куллану өчен өстәмә транспорт берәмлекләре сатып алу мәсьәләсе хәл ителәчәк.
Диләрә Гафурова