Татарстанда БДИда йөз балл җыючыларның һәр өченчесе Казан мәктәбен тәмамлаган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар, Алена Мирошниченко). 2020 елда Казанның 7 чыгарылыш сыйныф укучысы берьюлы ике фән буенча иң югары нәтиҗәгә ирешкән. Шәһәрнең йөз балл җыючыларының 56%-ы Казанның югары уку йортларында белем алырга калган. Бу хакта ел нәтиҗәләре буенча хисап барышында Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаровка Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.
Узган ел, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, йомгаклау аттестациясе кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. «2020 елда 9-нчы һәм 11-нче сыйныф чыгарылыш укучылары имтихан тапшырмыйча гына аттестат алды. БДИ югары уку йортларына керергә планлаштыручылар өчен генә кирәк булды. Шулай итеп, 6200-дән артык чыгарылыш сыйныф укучылары арасыннан 5650 укучы БДИ тапшырды», – дип аңлатты нотыкчы.
Казан укучылары яхшы күрсәткечләргә ирешә. Татарстанда БДИда йөз балл җыючыларның һәр өченчесе Казан мәктәбен тәмамлаган. Моннан тыш, 2020 елда җиде чыгарылыш сыйныф укучысы берьюлы ике фән буенча максималь нәтиҗәгә ирешкән. Алар арасында Вахитов районының 13-нче номерлы лицее укучылары Ләйлә Надирова, Татьяна Лукоянова һәм Алиса Кушаева, шулай ук Вахитов районының 18-нче номерлы мәктәбеннән Адель Нуретдинов, КФУның IT-лицееннан Булат Хәмидуллин һәм Данис Хаҗиев, Яңа Савин районының 89-нчы номерлы мәктәбеннән Гүзәл Идиатуллина бар.
Соңгы 10 ел эчендә рус теле буенча БДИның уртача нәтиҗәсе 14,34 баллга арткан. Узган ел белән чагыштырганда үсеш 0,58 балл тәшкил иткән. Шул ук чорда профильле дәрәҗәдәге математика буенча уртача нәтиҗә 12 баллга арткан. Узган ел белән чагыштырганда, нәтиҗә 5,46 баллга түбәнрәк булган. Хәер, бу күрсәткеч тулаем ил буенча да кимегән, дип өстәде Мәгариф идарәсе башлыгы.
Мәктәп укучыларының белемнәрен тагын бер традицион тикшерү ысулы – бөтенроссия олимпиадасы. Узган уку елында олимпиадаларның төбәк этабында 1030 Казан укучысы катнашкан, шуларның яртысыннан артыгы җиңүче һәм призер булган. «Узган уку елында чикләү чаралары аркасында бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы гамәлдән чыгарылды, ә аңа узган унберенче сыйныф укучыларының барысы да призерлар дип игълан ителде. Алар арасында 67 казанлы да бар иде. Миллионлы шәһәрләр арасында призерлар саны буенча Казан илдә ныклы өченче урында тора, бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша», – дип хәбәр итте И.Ризванов.
Аның сүзләренә караганда, 2020 елда РФ субъектының яңа уңыш күрсәткече – бер мең унберенче сыйныф укучысына исәпләнгән дипломнар саны. Казан миллионлы шәһәрләрне дә, шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербургны да, узып киткән. Моннан тыш, 2020 елда шәһәр Мэры грантлары белән бүләкләнүче мәктәп укучылары һәм педагоглар саны 20 процентка арткан.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен RAEX агентлыгы Россия мәктәпләрен тәмамлаучыларның конкурентлык сәләте рейтингын бастыра. 2020 елда иң яхшылар исәбенә Казанның 12 мәктәбе керде. Ә 131-нче номерлы лицей Идел буе федераль округының иң яхшы 20 мәктәбе арасында беренче булды.