Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.08.2022, 16:30

2022 елның беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Казанда юл-транспорт һәлакәтләре һәм зыян күрүчеләр саны кимеде

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышын үткәрде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче август, Зилә Гайфи). 2022 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Казанда юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларда зыян күргән кешеләр саны кимегән. 6 ай эчендә 670 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, узган елның шул ук чорында – 684. Аварияләрдә яраланучылар саны 805 тән 781 кешегә кадәр кимегән. Бу хакта бүген юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Никита Жирнов хәбәр итте. Утырышны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров алып барды.

Һәр өченче юл-транспорт һәлакәте – җәяүлеләрне бәрдерү

Никита Жирнов сүзләренә караганда, ярты ел эчендә юл-транспорт һәлакәтендә 17 кеше үлгән, үлем очракларының күбесе апрель һәм июнь аена туры килгән. «2022 елда, узган елдагы кебек үк, һәр өченче юл-транспорт һәлакәте – җәяүлеләрне бәрдерү. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, мондый очраклар 0,4% ка, җәяүлеләр кичүенең үзендә 8,3% ка кимегән. Кызганычка каршы, җәяүлеләрнең күбесе машиналар юлын аркылыга ничек тели, шулай чыга, еш кына үз куркынычсызлыклары турында уйламыйлар. Мондый юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләренең авырлыгы артты», - диде ул.

Үлү очраклары белән юл-транспорт һәлакәтләре булган 5 участок буенча (аерым алганда, Ершов, Путейская, Танк, Тэцевская, Даурия урамнары буенча) юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча тәкъдимнәр эшләнде. Тагын 12 участокта юл хәрәкәтен оештыруда үзгәрешләр таләп ителми, дип сөйләде Никита Жирнов.

Казанда 86 авария куркынычы булган участок ачыкланган, шуларның 40 ында юл-транспорт һәлакәтләре күп була. «Участокларда юл билгеләре һәм светофор объектлары урнаштыру, асфальт-бетон өслеген ремонтлау, юл тамгасы төшерү эшләре бара. Эшләрне 18 нче октябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла», – дип хәбәр итте Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов. Нигездә, машиналар йөрү өлешен ремонтлау һәм светофор объектларын урнаштыру эшләре алып барыла торган участокларда эшләр тәмамланмаган килеш кала бирә. Рөстәм Гафаров, уку елы башланганчы эшне төгәлләргә өлгерү өчен, беренче чиратта, мәктәпләр янында светофорлар урнаштырырга кушты.

Игорь Сәлахетдинов сүзләренә караганда, юл тамгасын төшерү эшләре 97% ка башкарылган: планлаштырылган 377 мең кв.метрның 366 мең кв. метрына тамга төшерелгән. Параллель рәвештә 32 мең кв. метрдан артык мәйданда чокырларны ямау эшләре бара, эшләр 75% ка башкарылган һәм аларны август ахырына тәмамлау планлаштырыла. Рөстәм Гафаров аварияләр күп булган урыннарда булган һәр юл-транспорт һәлакәтен җентекләп анализларга кушты. «Һәр конкрет очрак буенча без сәбәпләрне җентекләп тикшерергә тиеш: һава шартларымы бу, вакытында чыгарылмаган кармы, бозлавык яки юлдагы чокыр-чакырлармы, киләчәктә мондый очракларны бетерү өчен конкрет карар кабул итәргә кирәк», - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе.

Коләхмәтов һәм Усманов урамнары кисешкән урында светофор «сөйләшә башлады»

Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Әмир Сафин юлларда куркынычсызлык өчен кулланыла торган заманча эшләнмәләр турында сөйләде. Шулай итеп, шәһәрдә юл хәрәкәте белән адаптив идарә итү системасы эшли. «Система белән шәһәрдә светофорларның өчтән бер өлеше (440 светофорның 161 е) җиһазланган, аның өстәмә мөмкинлекләре арасында – җәмәгать транспортының өстенлекле хәрәкәтен тәэмин итү. Шулай ук гамәлдәге юл контроллерларына 262 элемтә модемын сатып алу планлаштырыла, бу реаль вакыт режимында светофорлар эше турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк», – дип сөйләде Әмир Сафин.

Транспорт комитеты рәисе сүзләренә караганда, Казан Мэры Илсур Метшин ярдәме белән ел ахырына кадәр «Җәяүлеләр кичүе» билгесе булган Г хәрефе сыман баганалар, мәгълүмати яктылык секцияләре һәм светофорлар өчен QR-кодлы мәгълүмати табличкалар сатып алу планлаштырыла, аның ярдәмендә халык кәрәзле телефон аша юл җиһазларының төзек булмавы турында хәбәр итә алачак.

Коләхмәтов һәм Усманов урамнары кисешкән урында светофорны тавышлы сигнализатор белән җиһазландыру буенча сынау проекты тагын бер яңалык булды. «Инде эшләп килүче 283 тавыш сигнализаторыннан аермалы буларак, 103 чаттагы яңа җиһазлар, тавыш белән тәэмин итүдән тыш, конкрет урамны аркылы чыгу мөмкинлеге турында тавышлы хәбәр җиткерә. Әлеге Чат Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең реабилитация үзәге янында урнашуны исәпкә алып сайланган», - дип билгеләп үтте Әмир Сафин. Исегезгә төшерәбез, юл билгеләре һәм светофор объектлары буенча кисәтүләрне тәүлек буе Казанның «Юл хәрәкәтенең автоматлаштырылган хәрәкәт системасы» МКУ диспетчерлык хезмәтендә +7(843)562-44-09 телефоны буенча кабул итәләр.

Ел башыннан бирле инвалидлар урыннарына машина куйган өчен өч меңгә якын административ беркетмә төзелгән

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча элеккечә үк нәтиҗәле чара булып штрафлар торуын билгеләп үтте. «Быел 7 автобуста юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик теркәү приборлары урнаштырылган, аерым алганда, җәмәгать транспорты өчен бүлеп бирелгән полоса буенча. 7 нче июльдән приборлар «Паутина» федераль системасына тоташтырылган, административ хокук бозулар турында 17 беркетмә төзелгән инде», – дип хәбәр итте ул. Илдар Шакиров планда шулай ук автомобильчеләр автобус тукталышында туктап торган очракларны терки башлау, дип өстәде. Бу максатлар өчен «Паркон» һәм «Дозор» видеофиксация җайланмалары белән җиһазландырылган махсус автомобильләрне кулланырга мөмкин.

Рөстәм Гафаров үз машиналарын инвалидлар өчен парковкаларда калдыручы закон бозучыларны ачыклау буенча эшне системалаштырырга кушты. Бу мәсьәлә кичә Казан Мэры Илсур Метшин катнашында Казан шәһәр Думасы сессиясендә күтәрелде. «Оятсызлар белән сөйләшү файдасыз, штраф түләтергә кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Гафаров.

Федераль закон нигезендә, гомуми файдаланудагы барлык парковкаларда, шул исәптән муниципаль берәмлекләрдә һәм социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектлары янында, ял итү урыннарында, кимендә 10% урын, әмма бер урыннан да кимрәк түгел, инвалидлар транспортларын бушлай калдыра алсын өчен бирелергә тиеш. Мондый хокукка I һәм II төркем инвалидлары, шулай ук мондый инвалидларны һәм (яки) инвалид балаларны йөртүче затлар ия. Барлык муниципаль парковкаларда да урыннар бүлеп бирелгән, әмма федераль таләпләрнең гамәлдә үтәлешен контрольдә тоту зарур. Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, ел башыннан мондый хокук бозулар буенча 989 административ беркетмә төзелгән. Инвалидлар урынында парковка өчен 5 мең сум күләмендә штраф каралган – хокук бозучыларны ачыклау буенча вәкаләтләр ЮХИДИгә йөкләнгән, әмма бу эшкә, аның фикеренчә, халык инспекторларын да җәлеп итәргә мөмкин.

73 мәктәп автобусы 40 маршрут буенча 2,5 меңнән артык баланы йөртә

Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауның мөһимлеген Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов ассызыклады. «Шәһәрдә 257 яшь хәрәкәт инспекторларының отряды бар, аларга 5 меңнән артык укучы керә. Мәктәпкәчә учреждениеләрнең 70% ы – тамгалы һәм күчмә җиһазлар белән, 16 балалар бакчасында автошәһәрчекләр ясалган һәм 153 ендә – кабинетлар, 25 мәктәптә автокласслар бар», – дип сөйләде ул.

Шәһәрдә 73 мәктәп автобусы бар, алар 40 маршрут буенча 2,5 меңнән артык баланы йөртә. Никита Жирнов сүзләренә караганда, әлеге маршрутлар буенча машиналар йөрү өлешен тикшерүне 20 августка кадәр төгәлләү планлаштырыла. Әмма Рөстәм Гафаров, «проблемалы урыннар»ны бетерү өчен, эшне тизләтергә һәм 15 нче августка кадәр тәмамларга кушты. Шулай ук ул кадрлар белән җентекләп эшләүгә игътибар итте – юл йөрү кагыйдәләрен системалы рәвештә бозучы мәктәп автобусларын йөртүчеләрне вакытында эштән азат итәргә кирәк.

Азакта Рөстәм Гафаров комиссия утырышларын ешрак – айга 2 тапкыр үткәрергә дигән карар кабул ителүен хәбәр итте һәм район комиссияләрен, һәр юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләрен җентекләп анализлап, эшкә формализмсыз карарга чакырды.

Видеорепортаж
04.08.2022 16:08
Казан Башкарма комитетында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы узды, 04.08.2022
Барлык яңалыклар